erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Вакытында түләмәсәң...

Арча районының “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә бер хезмәткәргә бер ай өчен хезмәт хакы түләнмәгән, бурыч – 18 мең сум. Аның мөрәҗәгате буенча район прокуратурасы судка эзләү гаризасы җибәрде.

Суд прокурор таләбен канәгатьләндерде һәм эш бирүчедән хезмәт хакы буенча бурычны хезмәткәр файдасына эзләп алды.
Моннан тыш, район прокуратурасы “Төрнәле-Пошалым“ ширкәте директорына карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27нче маддәсенең 7нче өлеш буенча (элек шундый ук хокук тәртибен бозган өчен административ җәзага тартылган кешенең хезмәт хакын билгеләнгән срокта түләмәве) эш кузгатты.
Административ хокук бозу турындагы эшне карау нәтиҗәләре буенча хокук  тәртибен  бозучы 20 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәзага тартылды.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев