erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ватанны сөю - иманнан.

Хәрби хезмәт ветераннары Арчаның рухи-мәгърифәт үзәгендә кунакта булдылар.

Бүген  Арчаның Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгънифәт үзәгендә ифтарга төрле елларда Ватаныбыз сагында торган хәрби хезмәт ветераннары да чакырулы иде. Кунаклар арасында Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Кукмара районы хәрби комиссары Альберт Гомәров бар иде.

Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин  ил-көннәрнең иминлеген тәэмин итүче якташларыбыз исәнлеге өчен дога кылды, аларның хәрби хезмәттән исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Ватанны сөю -иманнан. Һәр мөселман кеше үзенең Туган илен һәм халкын яратырга һәм аны сакларга тиеш, - диде Әмир хәзрәт.

Соңыннан ул хәрби хезмәт ветераннарын төзелеп бетеп килүче рухи-мәгърифәт үзәге белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X