Виктор Азизовны бер минутлык тынлык белән искә алдылар
Арчада хәрби ретроавтомобильләр катнашында автоузыш булды
Автоузыш чик буе гаскәрләре оешуга 106 ел тулу уңаеннан һәм махсус хәрби операциягә теләктәшлек буларак оештырылды.
Безнең районга ретроавтомобильләр Әтнә районы аша килде. Ә башланып китүе Биектауда. Анда иртәнге сигездә тантаналы митинг булган һәм ветеран чик сакчылары флаглар белән юлга кузгалган.
Арча үзәгендәге яу кырында һәлак булган, кайткач вафат булган әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында колоннаны “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов һәм ветеран чик сакчылары каршы алды.
– Бу автоузыш ел да үткәрелеп килә торган үзебезнең традиция. Безгә Балтач районыннан да килделәр. Бергәләп сугышчан дусларыбызны искә алыйк. Еллар үткәннән соң аралашу да күңелле. Тагын күп еллар шулай очрашырга язсын, – диде Сергей Баһаветдинов.
– Сезне Арча җирендә каршы алуыбызга шатбыз, – диде Инсаф Габделгазизов. – Сезнең батырлыгыгыз яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Исән-сау булыгыз. Сез безнең өчен үрнәк һәм безгә кирәк.
Аннан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, бүген үзләре белән бергә була алмаган сугышчан дусларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, залп бирделәр.
Колонна Җиңү паркына таба юл алды. Капкадан кереп бераз үткәч, танк янында, чик буе баганасы куелган. Автоузышчылар шунда тукталды. Чик буе сакчылары гаскәрләре флагын күтәргәннән, һәлак булганнарны искә алып залп биргәннән соң, үзара аралаштылар.
– Безнең өчен зур бәйрәм бу. Бүгенгә кадәр шулай очрашып, аралашып торуыбызга шатмын. Исән-имин булыйк, – диделәр ветеран чик сакчылары.
Аларны ”Ватан сакчылары” дәүләт фондының Арча районындагы социаль координаторы Алинә Латипова да сәламләде.
Автоузышчыларның чираттагы тукталышы Балыкчы авылындагы ветеран чик сакчысы Виктор Азизов йорты янында булды. Биредә ул яшәгән йорт капкасына истәлек тактасы куелды.
– Әти гади солдат булып башлады һәм өлкән лейтенант дәрәҗәсенә җитте. Ике ел Таҗик-станда хезмәт срогы үтте, аннан прапорщик-лар мәктәбен тәмамлап, әфган-иран чигендә хезмәт итте. Телләрен белгәнгә, берничә тапкыр Әфганстанга командировкага да җибәрелгән. Хезмәте буенча да, разведчиклар бүлеге офицеры буларак, ул якларда еш булырга туры килгән. Сәламәтлеге буенча лаеклы ялга чыкканнан соң компьютерны өйрәнә һәм чик буе сакчылары өчен видеоклиплар ясый, чараларда актив катнаша, кыскасы, бөтен гомерен чик буе сагы хезмәтенә багышлый. Мин гомер буе әтием белән горурланып яшим. Аның кебек үк чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветеран хәрбиләрнең әтине олылап килүләренә һәм бергәләп истәлек тактасы куюларына чиксез сөенәм һәм аларга рәхмәтемне белдерәм, – диде Викторның улы Вадим.
Офицер – чик буе сакчысы, әфган сугышында катнашкан Виктор Азизов 2024 елның 16 мартында вафат булган. Якыннары өчен йөрәк ярасы әле бик яңа. Аларга сабырлык телибез.
– Аның истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр, – диде Сергей Баһаветдинов.
Виктор Азизовны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, туганнарына сәламәтлек, сабырлык теләп саубуллаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев