erid:2VtzquqpS7d
Винера Ганиева ирен юксына
Арча яңалыклары

Винера Ганиева ирен юксына

Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахманов вафат булуга бер ай вакыт узып киткән. Җырчы тормыш иптәшенең каберен зыярәт кылган, фотога төшереп, инстаграмга куйган.

«Бүген бер ай булды. Һаман аңга килә алмыйм. Төшемме бу, өнемме? Ник? Көн саен, минут саен сорау биреп йөрим. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм. Хатын-кыз башына төшкән мондый югалту — иң зур хәсрәт, иң зур кайгы. Йөрәгем чыдасын гына. Камилем — минем җанымның яртысы. Аны очратмаган булсам, мин чын бәхетнең, чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмәс идем. Яратканым минем. Мин синең йөзеңә кызыллык китермәм, мәхәббәтебезгә тугры булырмын», - дип язган җырчы.

 

Винера Ганиева әлеге постына комментарийлар язуны чикләгән.

 

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Vinera-Ganieva-iren-yuksina-656027/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев