erid:2VtzquqpS7d
Витебскта татар осталары балкыды
Арча яңалыклары

Витебскта татар осталары балкыды

Ә Витебсктан алар үзләре белән кул эшләре өчен яңа илһам, күңелгә якын очрашулар һәм татар халкының бай мирасын тагын бер кат башкаларга таныту горурлыгын алып кайтты.

Арча районының дүрт кул эшләре остасы Беларусьнең Витебск шәһәрендә узган өлкәннәр союз слётында Татарстан данын яклады

Өлкән яшьтә булу — тормышның матур мизгелләрен бәяләп, үзең белгәнне башкаларга өйрәтеп, күңелгә якын шөгыльләр белән яшәп, җәмгыять тормышында актив катнашырга комачауламый. Киресенчә, еллар узган саен тупланган тәҗрибә, осталык, күңел байлыгы башкаларга да үрнәк була ала.

Витебскта татар осталары балкыды

Беларусь Республикасының Витебск шәһәрендә узган «Без актив озын гомер өчен» исемле өлкәннәр союз слёты моның матур дәлиле булды. Әлеге зур чарада Татарстан Республикасыннан 40 кеше катнашты. Алар арасында Арча районы данын яклаган дүрт кул эшләре остасы — Танзилә Вәлиева, Гөлфия Мәгъсүмова, Рузидә Сөләйманова һәм Нәсимә Гарифуллина да бар иде.

Якташларыбыз Витебскка буш кул белән бармаган. Алар үзләре белән күңел җылысын, татар хатын-кызларының гасырлардан килгән кул эшләре серләрен алып барган. Һәркайсы слётта үзенең осталыгын күрсәтеп, осталык класслары үткәргән. Танзилә Вәлиева һәм Гөлфия Мәгъсүмова кулъяулык чигү серләрен ачса, Рузидә Сөләйманова татар түбәтәйләрен бизәү осталыгы белән таныштырган. Ә Нәсимә Гарифуллина мамык шәл бәйләүнең нечкәлекләрен күрсәткән.

«Безне бик җылы каршы алдылар»

Юлның үзе дә алар өчен аерым бер истәлек булып калган. Башта автобус белән Мәскәүгә юл тотканнар, аннан поездга утырып Витебскка барып җиткәннәр.

— Безне ипи-тоз белән бик җылы каршы алдылар. Һәр төркемгә икешәр кеше билгеләнгән иде. Алар безнең белән һәрчак бергә булдылар, кирәкле урыннарга озатып йөрделәр. «Витебск» кунакханәсенә урнаштырдылар. Аны шәһәрнең йөрәге дип атыйлар икән. Ресторанда тукландык, — дип сөйли сәфәр хатирәләре белән уртаклашып, Танзилә Вәлиева.

Слётның икенче көне аеруча истә калырлык булган. Катнашучыларны чара үтә торган урынга тере коридор аша озатканнар. Һәр ун метр саен кешеләр басып торган, кулларында зәңгәр чәчәкләр булган.

Арча районының дүрт кул эшләре остасы Беларусьнең Витебск шәһәрендә узган өлкәннәр союз слётында Татарстан данын яклады

Татарстан делегациясе өчен аерым чатыр да корылган. Биредә Арчадан барган осталар үзләренең кул эшләрен урнаштырган.

Татарларның милли киемнәре дә, кул эшләре дә Витебск халкының игътибарын җәлеп иткән. Кешеләр алар янына килеп, кызыксынып сорашкан, чигү, бәйләү серләрен өйрәнергә теләгән. Осталык классларында теләп катнашканнар, үзләре дә эшләп караганнар. Татар осталары белән фотога төшүчеләр дә, истәлек бүләкләрен алып китүчеләр дә булган.

Слётта Татарстаннан килгән кунакларның чыгышлары да бәйрәмгә үзенчәлекле ямь өстәгән. Казанның Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараеннан килгән «Гөлләр» ансамбле татар җырларын башкарган, халыкны биеткән. Кунакларга татар халкының милли ризыгы — чәк-чәк тә тәкъдим ителгән.

— Барыбыз да милли киемнәрдән идек. Татарларның киемнәрен дә, үзләрен дә бик ошаттылар. «Йөзләрегездән нур бөркелә», — дип мактадылар. Безнең яннан кеше өзелмәде дисәң дә була, — дип елмаеп искә ала Танзилә ханым.

Витебскта очраган якташ

Сәфәр барышында Арча осталары өчен көтелмәгән бер очрашу да булган.

Витебск шәһәрендә татарлар яшәми диярлек, хәтта мәчете дә юк икән. Шуңа анда татар хатынын очрату якташларыбыз өчен аеруча күңелле яңалык булган. Ул моннан 40 ел элек Беларуська киткән. Үзе Биектау районыннан икән. Шушы еллар дәвамында туган ягына бер тапкыр да кайта алмаган. Шулай да татар телен саклап калган. Балалары исә телне белми икән.

Туган телне, туган җирне сагынуның еллар һәм ераклыклар белән генә үлчәнмәвен аңлаткан бу очрашу күңелләрдә җылы хисләр калдырган.

Чит илдә күргәннәр дә уйландырган

Сәфәрнең өченче көнендә слётта катнашучылар Витебск шәһәре белән якыннан танышкан, шулай ук өлкәннәрне тернәкләндерү үзәгендә булганнар. Андагы шартлар аларда зур тәэсир калдырган.

Барысы бергә татар биюләренә кушылдылар

Шәһәрнең чисталыгына, тәртибенә дә игътибар иткәннәр.

— Урамнары чиста, матур. Тәртип тә күзгә ташлана. Юлны теләсә кайсы урыннан кисеп чыгу юк. Камералар куелган. Кешене табалар, җәза бирәләр, — ди Танзилә Вәлиева.

Кибетләрдәге бәяләр дә кызыксыну уяткан. Күп кенә товарларның бәясе бездәге кебек булса да, даруларның чагыштырмача арзанрак булуын күргәннәр.

Ике көн дәвам иткән слёт, шәһәр белән танышу, яңа кешеләр белән аралашу, үз осталыклары белән уртаклашу — барысы да Арча осталары күңелендә матур хатирәләр калдырган.

Алар чит җирләрдә дә татар хатын-кызының уңганлыгын, осталыгын, милли мираска булган хөрмәтен күрсәтеп кайтты. Иң мөһиме — үзләренә ышанып, шундый зур чарага юллаган кешеләрнең өметен акладылар.

Сәфәрдән канәгать булып кайткан якташларыбыз район Ветераннар советы һәм Пенсионерлар союзы җитәкчеләренә, аларга шундый мөмкинлек тудырганнары һәм ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерә.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев