erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Водоканал” ширкәте генераль директоры Рәмис Сәгыйтьҗанов: «Елга өч тапкыр фатирларның төтен һәм җилләткеч каналларын тикшерәбез»

Әңгәмәдәш – “Водоканал” ширкәте генераль директоры Рәмис Сәгыйтьҗанов.

– Хәзер “Водоканал” ширкәтенә “Татстройинвест” һәм “Идарәче компания” ширкәтләре дә керә, – дип сөйләде Рәмис Сәгыйтьҗанов.

– Бүген сүзебез күп фатирлы йортларда газдан хәвеф-хәтәрсез файдалану турында булыр. Районда күп фатирлы йортлар күпме?

– Без 231 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтәбез. Елга өч тапкыр фатирларның төтен һәм җилләткеч каналларын тикшерәбез. Техник хезмәт күрсәтү өчен 4309 фатирда елына өч тапкыр булабыз. Бу бик зур хезмәт.

– Бүген вентиляция каналлары булмаган фатирлар бармы?

– Андый фатирлар хәзер юк. Бар фатирларда да җилләткеч каналлары эшләнгән. Безнең “Татстройинвест” ширкәте 2017 елдан күп фатирлы йортлардагы газ җиһазларын, мичләрен карап тора, аларга хезмәт күрсәтә. Вентиляция юллары томаланмаганмы, җимерелмәгәнме, каршылыклар юкмы  – махсус белемле белгечләр тикшерә. Һәр фатир белән килешү төзелә. Каналлар аша һаваның каршылыксыз йөрүе бик тә мөһим. Әмма бер проблема бар. Фатирларда җилләткеч каналларын томалап кую очраклары күзәтелә. Кухняга яңа биек җиһаз алып куялар. Бигрәк тә яшьләр. Биек шкафлар вентиляция юлын каплап тора. Моның хәтәрлеген уйлап бетермиләр. Газ миче, газ плитәсе торган бүлмәдә һичшиксез ачык вентиляция юлы булырга тиеш. Аны кап-ларга һич ярамый.

– Газ җиһазы торган бүлмәләрдә форточканың ачык булуы да мөһим.

– Бүлмәдә җилләткеч каналы һаваны яхшы суырсын өчен форточка ачык булырга тиеш.

– Гадәттә кышкы салкыннарда форточканы ачмыйлар. Хәзер тәрәзәләр дә нык. Ярыкларыннан һава йөри алмый.

– Тәрәзә рамнарында һава йөрү өчен махсус клапаннар булырга тиеш.

– Булмаса, бу клапаннарны кую мөмкин эшме?

– Моны һәркем, кибеттән клапаннарны сатып алып, үзе эшләп куя ала. Эшли алмаса, белгечләргә мөрәҗәгать итә.

– Хәзер һәр фатирга газ котеллары куелганмы?

– Әйе, һәр фатирның үзенең стенага беркетелгән газ котелы бар. Газ котелларына район газ оешмасы профилактика хезмәте үткәрә. Ә безнең оешма вентиляция һәм газ котелының түбәдән чыккан вертикаль төтен юллыкларын тикшерә, кимчелекләр булса, тиешле хезмәт күрсәтә. Кышын биек вышкадан күп фатирлы йортларның түбәсеннән чыккан төтен юллыкларына боз катмаганмы икән дип карыйбыз, боз катса арчыйбыз.

– Хәтерлим әле, 2021 елда сезнең белгечләр белән күп фатирлы йортларда булганнан соң юл уңаеннан Арчада яшәүче берәүнең өенә бардык. Үз өе белән яшәүче ул абзый, газ миченең төтен юллыгына боз катып, газ сөреме белән агуланып, район хастаханәсендә ятып чыккан иде.  Хәлен белеп, сөйләшеп, беруңайдан белгечләрегез газ котелына, юллыкларына да игътибар итте. Һәрвакытта да белгеч киңәше кирәк шул.

– Белгеч киңәшенә колак салырга, газ ягулыгын куллану кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

– Күп фатирлы йортларда морҗа башлары белән проблема бармы?

– Бар. Кирпеч кителеп, эчке якка төшеп, юллыкны капларга мөмкин. Андый очраклар булгалый. Шуңа күрә морҗа башларын шәхси йортларда да эссе һәм салкынга, температура алмашынуга чыдам нык, керамик кирпечтән эшләргә кирәк.

– Шәхси йортлардагы морҗа башларын, түбәгә менеп, сезнең белгечләр карыймы?

– Юк, бу безнең вазыйфага керми. Без күп фатирлы йортлар белән эш итәбез. Әгәр дә мөрәҗәгать итәләр икән инде, безнең белгечләр барачак.

– Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев