Халык аңа рәхмәт әйтә
Микрорайоныбыздагы башка мөһим мәсьәләләр буенча киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә өметләнәбез.
Халыкның рәхмәтен ишетү өчен күп кирәкми. Бары тик аларның гозерләрен игътибар белән тыңларга, мөмкин булганча тормышка ашырырга тырышырга гына кирәк. Кеше кечкенә яхшылыкны да, зурысын да зурлап кабул итә, рәхмәтен белдерә.
Шушы көннәрдә редакциягә Нефтебазада яшәүче Ясминә Бакиева килде. Арча муниципаль районы башлыгы Хисаметдинов Алмаз Гаптрауповичка рэхмэт хаты алып кергән ул..
"Барысы да халык өчен.
Без, Нефтебаза һәм Кырый урамында 40 елдан артык яшәүче халык исеменнән, шушы урамнарыбызга асфальт юл түшәүдә күрсәткән ярдәмегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Безгә дә имин , тигез юлдан йөрү бәхете елмайды. Башта юлга вак таш түшәлде. Аннан ике кат асфальт җәелде. Юл табадай шома, тигез, искиткеч булды.
Алмаз Гаптраупович! Сезнең намуслы хезмәтегез һәм эшкә бирелгәнлелегез, халык өчен ялны белмичә тырышуыгыз нәтиҗәсендә без хәзер яңартылган асфальт җәелгән юлдан йөри алабыз. Бу безнең микрорайонда яшәү шартларын сизелерлек яхшыртты. Хәзер балалар белән җәяү йөрү, эшкә бару, саф һавада йөрү унайлырак булды. Без сезнең халкыбызның иминлеге өчен борчылуыгызны хөрмәт итәбез. Микрорайоныбыздагы башка мөһим мәсьәләләр буенча киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә өметләнәбез.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, ныклы иман байлыгы, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, иртәгеге көнгә ышаныч, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә бары тик уңышлар гына телибез. Районыбыз тагын да чәчәк атсын! Ил- көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Тормышның никадәр матур һәм кыйммәт булуын аңлап шушы юллардан барыбызга да исән- имин йөрергә язсын! Амин!
Ихлас теләкләр белән Бакиева Ясминә Габделхаевна.
19 июнь, 2026 нчы ел".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев