Халыктан ярдәм бик зур
Алинә Латипова: “Гуманитар ярдәм күрсәтергә теләүчеләр саны арта. Нәрсәләр кирәк, ничек булышыйк, дип шалтыратучылар күбәйде”.
Узган атнада редакциядә тынгы белмәс волонтерларыбыз Алинә Латипова, Гөлия Гарифҗанова, Фәрит Әхмәтгалиев булып китте.
Без алардан гуманитар ярдәм итүнең барышы турында сорадык, халыкның бу игелекле эштә активлыгы белән кызыксындык.
Алинә Латипова. Безнең волонтерлыкка килгәнгә ике елдан артты инде. Шушы вакыт дәвамында да, бүгенге көндә дә эш туктап тормый. Ярдәмчеләр артты. Район ветераннар советы, район мәгариф идарәсе, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләреннән, халыктан ярдәм бик зур. Нәрсә алып килик, ничек булышыйк, дип шалтыратучылар да артты.
– Чыннан да, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен нәрсәләр кирәк?
Алинә Латипова. Акчалата ярдәм күбрәк кирәк. Чөнки хәзерге вакытта андагы күп егетләрнең кибетләргә чыгарга мөмкинлекләре бар. Акча биреп җибәреп, кирәкле әйберләрен үзләре юнәтә ала. Квадракоптер, рэп (дроннарны бастыру системасы) кебек әйберләрне сорыйлар. Без халык белән уртак көч туп-лап аларның сорауларын канәгатьләндерергә тырышабыз. Ә ул әйберләр бик кыйммәт. Аннан юеш салфеткалар, газ баллоннары бик кирәк. Иң соралган һәм иң мөһим әйберләр бу.
– Җыю тәртибе белән дә таныштырып үтсәгез иде. Акчаны кая күчерергә? Әйберләрне кая алып килергә?
Гөлия Гарифҗанова. Без хәзер Арчада Галактионов урамы, 27нче йортта кабул итәбез. Бу күпфункцияле үзәк бинасы. Бинаны әйләнеп, арткы ягыннан керәсе. Һәр ай ахырында, 25-27ләрендә әйберләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрәбез. Исемле посылкаларны туплыйбыз. Без аларны ай дәвамында җыярга тырышабыз. Алинә әйтеп киткәнчә, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар ярдәмгә килә. Район хакимиятендә эшләүче кызлар коры ашлар әзерли. Аларны егетләребез бик ярата. Халык бик булыша. Барысын да капларга, боксларга тутырабыз. Кайбер айны, әйберләр сыймаганда, икешәр машина белән җибәрәбез. Бу юлы ике машина китте. Бәрәңге, чөгендер, кишер кебек яшелчәләр күп китерделәр.
– Алар бер урынга гына барамы?
Гөлия Гарифҗанова. Без аларны мобилизацияләнеп хезмәт киткән егетләребезгә җибәрәбез. Контракт белән киткәннәр турында да онытмыйбыз. Берничә якка илтәбез. Җибәргән әйберләр егетләргә, исемле посылкалар ияләренә барып ирешә. Алгы сызыкта булганнар аннан чыккач ала. Әлегә кадәр алмадык, дигән сүз ишетелмәде. Ярдәм итәргә теләр идек, диючеләргә тагын бер юл бар. Арча, авыл кибетләрендә каплар куелды. Сатып алган әйберләрен шунда да калдыра алалар.
Арчадан Фәрит Әхмәтгалиев та волонтерлар төркеменә кереп китте. Аны бу эшкә нәрсә этәрде? Һәм ул нәрсә белән шөгыльләнә? Бу хакта Фәрит үзе нәрсә ди?
Фәрит Әхмәтгалиев. Махсус хәрби операция башлануга ярдәм күрсәтү нияте белән йөри башладым. Башта акчалата булыштым. Аннан үзебез үстергән яшелчәләрне бирдек. Машинаны махсус хәрби операция зонасына җибәрер алдыннан капларны тутырырга, машинага төяргә булышырга килә башладым. Үзебезнең урам кызларын да ияртә идем. Шулай йөри торгач, волонтер кызлар мине үз араларына кабул итеп алды. Бергә эшли башладык. Мин күбрәк машина белән булышам. Кышын, урамда эшләр кимегәч, хатын белән бергә окоп шәмнәре ясыйбыз. Волонтер кызларга сокланам. Барысының да гаиләләре бар. Ташлап чыгып китәргә туры килә. Бик тырышалар. Халыкның ярдәме дә зур. Исән-сау гына булсыннар.
Алинә Латипова. Аңа кушылып, мин дә ярдәм иткән бөтен кешегә чын күңелдән үзем генә түгел, егетләребез исеменнән дә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Һәр ай транспорт чыгымнарын күтәргән район хакимиятенә, шәхсән район башлыгы Илшат Нуриевка, коры аш ясаган хакимият кызларына бик рәхмәтлебез. Машиналарны төягән вакытта Арча педагогика көллияте һәм социаль-гуманитар техникум егетләреннән башка ни эшләр идек? Алар бик булыша. Рәхмәт, егетләр. Халыкның безгә карата булган уңай мөнәсәбәтенә бик шатбыз. Барыгызга да рәхмәт яусын. Егетләребез үз акыллары, үз аяклары белән җиңү яулап исән-сау кайтсын, безнең эшебез дә тәмамлансын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев