erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Хәтер утлары сүнми: Арчада “Хәтер шәме” акциясе кысаларында 1000 шәм кабызылды

21 июньнән 22 июньгә каршы төндә Арчаның Җиңү Паркында «Хәтер шәме» акциясе узды. Район яшьләре, укучылар, укытучылар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре сугыш корбаннарын искә алып, хәтер утларын кабызды.

22 июнь – илебез тарихындагы иң фаҗигале даталарның берсе. Нәкъ менә бу көнне 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Ел саен Хәтер һәм кайгы көнендә Россиянең төрле төбәкләрендә миллионлаган кеше сугышта һәлак булганнарны искә ала, аларның батырлыгы алдында баш ия.

Арчада да бу истәлекле көн уңаеннан «Хәтер шәме» акциясе үткәрелде. Чарада яшьләр оешмалары вәкилләре, укучылар, укытучылар һәм район халкы катнашты. Акция барышында 1000 шәм кабызылды, сугыш кырларында ятып калган һәм тылда Җиңү өчен хезмәт куйган ватандашлар истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов хәбәр итә.

“Акциядә катнашкан барлык укучыларга, юнармиячеләргә, укытучыларга, Арчаның 2нче мәктәбе һәм 5нче гимназиясе директорларына рәхмәт белдерәм. Арча Укучылар Сарае коллективына чараны оештырган өчен зур рәхмәт. Хәтер мәңгелек”, – дип язган ул.

Фотолар Нияз Муллахмәтовның МАКС каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев