erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хокукый белем мәктәбе оештырылды

Агымдагы елның октябрендә Арчаның Питомник микрорайонында Пенсия фондының клиентлар хезмәте, Пенсионерлар берлегенең Арча җирле бүлекчәсе, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе белән берлектә өлкәннәр өчен Хокукый белемнәр мәктәбен оештырып җибәрде.

Мәктәп җитәкчесе – Арча техник-гуманитар техникумы директоры Римма  Мамадалиева. Уку елы дәвамында өлкәннәрне хокукый яктан агарту һәм аларга юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк. Өлкән яше һәм сәламәтлеге аркасында алар мошенниклар корбаны булырга, үз хокукларын яклый алмаска мөмкин. Өлкән яшьтәге затларга хокукый белем бирү проекты кысаларында аеруча актуаль темалар буенча лекцияләр һәм семинарлар уздырылачак: социаль хезмәтләр күрсәтү системасы, мирас хокукы нигезләре, бер тәрәзә принцибы буенча муниципаль һәм дәүләт хезмәте, торак-коммуналь хезмәте күрсәтү, җир һәм милек хокукы нигезләре, дәүләт хезмәтләре аша түләү һ.б. Мәктәпне тыңлаучылар уңайлы формада файдалы мәгълүмат алачаклар, кызыксындырган барлык сорауларны бирә алачаклар, лекция темалары буенча әзерләнгән мәгълүмати-агарту материалларын алачаклар. Беренче очрашуда кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциянең Арча территориаль органы белгече Ләйсән Абдуллина чыгыш ясады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Надия Мифтахетдинова,
 ТРда  Кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкилнең Арча районында  җәмәгать ярдәмчесе  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев