erid:2VtzquqpS7d
Яңа Чишмә районының өч авыл җирлегендә дуңгызларның африка чумасы сәбәпле карантин кертелгән
Арча яңалыклары

Яңа Чишмә районының өч авыл җирлегендә дуңгызларның африка чумасы сәбәпле карантин кертелгән

30 июньдә Слобода Петропаловская авылыннан 6 км ераклыкта үлгән кабан дуңгызы табылган.

Бу турыда Яңа Чишмә район газетасы хәбәр итә.

Тикшерү пробаларында дуңгызларның африка чумасы табылган.

Хәзер ветеринария хезмәтләре дуңгызларның исәбен ала һәм һәр хуҗалыкта дуңгазларны бетерү зарур булуы турында кисәтеп йөри.


Нет комментариев