erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа Кенәр мәктәбе – җиңүче

​​​​​​​Яңа Кенәр урта мәктәбе – туган телдә белем бирү практикасы буенча иң яхшы мәктәп буларак танылды.

Октябрь-ноябрь айларында гомуми белем биру оешмаларында туган (татар, чуаш, мари, мордва) телдә укытунын иң яхшы практикасы республика бәйгесе үткәрелде. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

Бәйгенең беренче этабында документлар тапшырып, 93 мәктәп катнашкан. 30 мәктәп икенче турга үтте. Алардагы укыту-тәрбия бирү процессы республика комиссиясе тарафыннан урыннарга чыгып өйрәнелде. Республикада 20 мәктәп әлеге бәйгенең җиңүчеләре итеп билгеләнде, аларга 500 мең сум күләмендә грант тапшырыла. Бу исемлектә районның “Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе” дә бар.

Яңа Кенәр урта мәктәбе бу җиңүгә чын мәгънәсендә лаек. Мәктәп коллективын зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре