Яңартылган Конституция турында Олег Морозов үз фикерен әйтте.
Олег Морозов фикеренчә, төп законга төзәтмәләр Россиягә тынычлык урнаштыручы ид статусын бирә.
Яңартылган Конституция җәмгыятьне заманча аңлауны, патриотизм кыйммәтләрен һәм ил тарихын саклау зарурлыгын чагылдырачак. Ул Россиянең статусын тынычлык урнаштыручы ил буларак беркетә торган төзәтмә кертелә. Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов "Татар-информ" агентлыгына шулай дип белдерде.
Морозов билгеләде үткәнчә, Төп законның яңартылган редакциясе сәяси партияләр һәм экспертлар бергә туплаган төзәтмәләрне үз эченә алачак. Төзәтмәләр шулай ук илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын да игълан итәчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев