erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялган әләкнең ахыры яман

Җинаять законы җинаять ясалуы турында белә торып ялган әләк өчен, шулай ук зыян күрүченең, шаһитның, белгечнең яисә экспертның ялган күрсәтмәләре һәм алар биргән нәтиҗәләр өччен шәхси җаваплылыкны күздә тота.

 

 

Судта яисә алдан тикшерү барышында дөрес тәрҗемә итмәгән кеше дә шундый ук җаваплылык тота.

РФ Җинаять кодексының 306нчы маддәсе

1 өлеш. Белә торып җинаять ясалу турында ялган әләк. (Гаепле кеше бернинди дә җинаять булмавы турында белә, әмма төрле сәбәпләр белән әлеге эшне булган дип хәбәр итә. Мәсәлән, автомобильне куып алып китү, кыйналу, шәхси тормышның кагылгысызлыгы һ.б.).

Җәза: 120 мең сумга кадәр штраф; 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр; төзәтү эшләре, мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

2 өлеш. Шул ук гамәлләр кешене авыр яки аеруча авыр җинаятьләрдә гаепләп. (Мәсәлән, торакка кереп урлау, зур күләмдә мошенниклык, хезмәт хәленнән файдаланып чит милекне үзләштерү яки әрәм итү, белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү һ.б. турында).

Җәза: 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр мәҗбүри эшләр яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

3 өлеш. Гаепләү дәлилләрен ясалма тудыру юлы белән әләк. (Мәсәлән, шаһитлар күрсәтмәләренә таяна, тән җәрәхәте барлыгы турында әйбер дәлилләре яки белешмәләр барлыгын күрсәтә һ.б.).

Җәза: 5 елга кадәр мәҗбүри эшләр яки 6 елга кадәр мәҗбүри эшләр яки 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

РФ Җинаять кодексының 307нче маддәсе

1 өлеш. Зыян күрүченең, шаһитның, белгечнең яисә экспертның белә торып ялган күрсәтмәләр һәм нәтиҗәләр бирүе, судта яисә алдан тикшерү барышында дөрес тәрҗемә итмәү.

Җәза: 80 мең сум штраф; 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр; 2 елга кадәр төзәтү эшләре.

2 өлеш. Шундый ук гамәлләр кешене авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр ясауда гаепләү белән.

Җәза: мәҗбүри эшләр яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Закон югарыда саналган  категория кешеләрне, әгәр алар алдан тикшерү яки суд тикшерүе вакытында хөкем карары чыгарылганчы үзләренең ялган мәгълүматлар яки күрсәтмәләр, нәтиҗәләр бирүләрен яки белә торып дөрес тәрҗемә ясамауларын танысалар, РФ Җинаять кодексының 307нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгыннан азат итә.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X