erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялган! Мошенниклар!

Мин бер таныш хатынның социаль челтәрдәге битендә бик тә кызыктыргыч хәбәргә тап булдым. Ышандырырлык җаваплар да бар. Менә нинди хәбәр ул.

“Дуслар, мин сезнең белән бик тә әһәмиятле яңалык белән уртаклашам! Бүген минем яхшы танышым салымны кире кайтара торган сайт турында хәбәр итте. Мин ул сайтка кердем һәм анкета тутырдым, ә анда юрист бар, ул миңа картага 92180 сум акча күчерергә булышты. Сез дә шундый мөмкинлек барында үзегезне тикшереп карагыз. Мин берәүгә дә моны көчләп такмыйм, ә бары тик акча алуым турында гына язам. Менә ул сайт: http://realcomments.co.uk”.

Килешерсез, акчасы аз түгел. Кызыктырамы? Кызыктыра! Бәлки сиңа тагы да күбрәк акча чыгар! Җитмәсә бу хәбәрне таныш хатынның социаль челтәрдәге битеннән укыдым. Ялган сөйләмәс. Бу хәбәргә карата фикерләр дә ышандырырлык. Сынап карарга булдым. Сак эш итәрмен дим. Тотындым мин моңа. 270 мең сум акча исәпләделәр! Шәп бит! Юрист белән ике арада язмача сөйләшү башланды. Анкета тутырдык. Юрист хезмәтенә 450 сум акча күчерү мизгеленә килеп җиттек. Артык зур сумма түгел. 450 сумны гына күчерәбез аны! Иң мөһиме – карта мәгълүматлары. Карта артындагы өч санга килеп җиттек. Ә аны теләсә кемгә әйтергә ярамый. Шулай да беренче санны язып карадым. Ә ул сан килеш калды (мәсәлән, 6). Югыйсә, ул кечкенә генә йолдызчык-нокта (***) булып язылырга тиеш иде. Менә шунда туктадым.

Һәм теге танышым белән сөйләштем. Алдана күрмә, мин биргән мәгълүмат түгел, диде ул.

Республиканың 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән дә сөйләштек.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ялган! Мошенниклар! – диде Мөнир Әмирович. – Сораулар булган очракта 88002222222 телефонына шалтыратырга киңәш итәбез.

Алдана күрмәгез! Кызганыч, алданучылар булыр кебек. Тиз генә байыйсы килү харап итә кешене. Кабатлап әйтәбез, карта артындагы өч санны беркемгә дә әйтергә ярамый. Язган очракта ул өч сан кечкенә йолдызчык-нокта булып языла.

Бу очракта карта мәгълү-матларын тулысынча җибәрәсез икән инде, тиз генә картада булган акчагызны алыгыз һәм банкка барып, карта реквизитларыгызны алыштырыгыз.

Алданучылар булса, хәбәр итегез, башкалар да алданмасын, дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X