Ялгызларга бик авыр
Өйдә калыгыз. Үзегезне саклагыз.
Бу тынгысыз көннәр өйдән чыга алмыйча яткан өлкәннәр өчен бик авыр. Ялгыз яшәгәннәренә аеруча. Кибеткә чыгып кереп, танышлары белән аралашып күңелләренә рәхәтлек алалар иде. Хәзер өйдә утырырга мәҗбүр. Шуны күздә тотып, Арча мәдәният идарәсе, Арча мәдәният йорты, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәр турында кайгыртканнар. “Ялгыз яшәгән, балалары булмаган алты ветераныбыз янында булып, аларның хәлләрен белдек, азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырдык”, – диде мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Расих Галимҗанов. Өйдә калыгыз. Үзегезне саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев