erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җырчы Эльмира Кәлимуллинага урланган акчаларын кире кайтарганнар

Моның өчен ул республика премьер-министры урынбасарына һәм "Татарстан банкы" бүлеге идарәчесенә рәхмәтен белдерде.

Танылган җырчы Эльмира Кәлимуллина инстаграм сәхифәсендә мошенниклар урлаган акчаларының кире кайтарылуы турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, аның мәсьәләсе шәхси тәртиптә хәл ителгән.

Җырчы республика премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм “Татарстан банкы” бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиевка рәхмәт белдерде. Ләйлә Фазлыева бу хәлне белеп алгач ук, Эльмирага шалтыраткан, шулай ук аның белән банк вәкилләре дә элемтәгә кергән. Моннан тыш, җырчы картасының Мәскәүдә рәсмиләштерелүен, мошенникларның CVV коды белән ни рәвешле файдалана алуына шаккатуын белдергән.

 "Картаны мин, хәтта физик яктан да үзем белән йөртмим, барысын да телефонда. Интернет аша берни дә сатып алмадым. Таксида йөрмим. Чөнки үзизоляциядә утырам. Технологияләр үскәннән-үсә һәм алар белән бергә кырыгалдарларның эш алымнары да үзгәрә, остара баралар ", - дип яза Кәлимуллина.

Шулай ук ул Мәскәү банкы филиалына һәм аңа авыр чакта терәк булган җанатарларына рәхмәтен  белдерде. Шунысы игътибарга лаек, акчалары югалуы хакында инстаграмда язып чыкканнан соң гына шау-шу кузгалды, ә моңарчы Кәлимуллина банк вәкилләре телефон аша берни белән дә ярдәм итә алмаулары һәм банкның югалган акчаларны кире кайтармавы, бернинди гарантияләр дә бирмәүләре турында зарланган иде. Әгәр Эльмира танылган җырчы булмаса. бу акча югалулар ни белән тәмамланыр иде, билгесез...

Әлеге бар маҗаралардан соң, Кәлимуллина инстадусларының иң киң таралган сорауларына да җавап бирде. "Мин соңгы айларда бу карта ярдәмендә, интернет аша бернинди операцияләр башкармадым һәм берни дә сатып алмадым. Шулай ук банкның "куркынычсызлык хезмәтеннән" бернинди шалтыратулар булмады һәм картаны да югалтмадым, - дип билгеләде җырчы. 
Моңарчы,  "Шәһри Казан" алдарларның җырчы Эльмира Кәлимуллина картасыннан бөтен акчасын урлаулары турында хәбәр иткән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җырчы шулай ук инстаграммга язылучыларына пластик карталарны куллану буенча берничә киңәш бирде:

  • 1) акчаларны саклык счетында тотарга һәм картаны берәр ни сатып алу зарурлыгы булса гына тулыландыру кулайрак;
  • 2) берничә карта булдырырга: берсе - азык-төлекне онлайн сатып алу өчен, икенчесе - таксида йөргән өчен, өченчесе - сәяхәтләр өчен һәм башкалар...
  • Лилия Гайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X