erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

«Татарстан Республикасында тавыш бирү актив бара», — дип белдерде Кондратьев.

Әлеге вакытка Татарстанда Конституциягә төзәтмәләр буенча сайлаучыларның 72 проценты тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев үзе дә тавыш бирергә килгәндә сөйләде.

«Татарстан Республикасында тавыш бирү актив бара. Көндезге сәгать унга сайлауга килүчеләр саны 2 млн 107 мең 684 кеше булды, бу сайлаучыларның 71,58 процентын тәшкил итә», — дип белдерде Кондратьев.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе прописка урыны буенча үз участогына тавыш бирергә килде. Керү юлында ул теркәлү адресын атады, ә аннары аңа шәхси саклану чараларын тәкъдим иттеләр һәм температурасын үлчәделәр. Шуннан соң ул, дистанцияне үтәп, паспортны ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү өчен кабинага юнәлде.

«Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен бу чыннан да стресс мизгеле. Хәтта минем өчен дә. Күрәсез, барлык саклык чаралары да үтәлгән. Мин мондый участокларны сирәк күрдем — бу рекреация, әмма Роспотребнадзор язган барлык нормаларны да үтиләр», — дип өстәде ул. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә тавыш бирү барышына йогынты ясый алырлык шикаятьләр яки претензияләр юк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бүген әлеге күпкөнлек марафон тәмамланачак, ул бик җаваплы. Эчке эшләр министрлыгы һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре хокук тәртибен һәм сайлаучыларның иминлеген тәэмин итә. Сүз дә юк, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы — хәзер барысы да кешеләрне куркыныч туудан сакларга тырыша», — дип йомгаклады ул.

Бүген Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүнең төп этабы уза. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Республикада 2,9 млн кеше үз ихтыярын белдерү хокукына ия.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X