Зөлфәт Хәсәнов: «Кайчак иртәнге дүрттә чыгып киткән, кичке уннарда кайткан вакытлар да була»
Октябрьнең соңгы атнасы, быел ул 29 октябрьгә туры килә, Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан без Зөлфәт Хәсәнов белән аралаштык.
Зөлфәт егерме ел инде руль артында. Хәзерге вакытта ул Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлекчәсендә эшли.
– Шушмабашта гади колхозчы гаиләсендә тудым мин. Әти колхозда. Түләү аз булгач, таксига утырды. Таксист Зөфәрне ишеткәнегез бардыр. Әнием Фәтхия лаеклы ялда. Гаиләдә ике бала. Шушмабаш мәктәбендә укыдым. Икебез дә кечкенәдән эшләп үстек. Авыл җирендә нәрсә инде? Терлекләр астын чистарту, тирес түгү, утын кисү, яру һәм башкалар. Җәен бакча. Ат белән кешегә бакча тырмалый идем мин. Бер бакча эшкәрткән өчен 35 сум бирәләр. 7-9 сыйныфларда авыл көтүен алдым. Көтү көтеп, акча эшләп, мәктәпкә барырга киемнәр сатып ала идек. Юк, өйдә акча булмаудан түгел ул. Алай начар яшәмәдек без. Малай кеше нәрсәдер эшләргә тиеш иде, минемчә, – диде Зөлфәт.
Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң егет колхозда кала. Ике ел эшли. Мәктәптә механизатор таныклыгы алып чыга. Әмма аның белән генә чикләнергә теләми.
- Тукта, моның белән генә булмый, дип укып, йөк, җиңел машина йөртү хокукын биргән таныклыклар да алдым. Урып-җыю вакытында совхозда йөк машинасында эшләдем. Кышка авылда эш бетте. Ветеринария берләшмәсенең ул вакыттагы җитәкчесе Рәкыйп абый Йосыпов мине үзен йөртергә чакырды. Шул керүдән 13 ел эшләдем, – диде Зөлфәт. – 22 яшьтә өйләндем дә. Сәрдәбаш авылы кызы Айгөл белән гаилә кордык. Ул хәрби комиссариатка эшкә керде. Әле дә шунда.
Яшь гаилә башта фатирга кереп тора. Кызлары Айзилә туа. Хәзер ул бишенче гимназиядә унберенче сыйныфта укый. Әтисенең терәге булып уллары да үсеп килә, дүртенче сыйныфта укый икән инде. Гаилә уртак фикергә килеп, ипотекага фатир ала. Башта көчләре җитмәс кебек тоелса да, түләп тә бетергәннәр инде.
– Аннан мин өлкәннәр һәм инвалидлар йортына эшкә кергән идем. Әмма коронавирус чоры башлангач, бикләнеп эшләргә кирәк булды. Авылда абзар тулы терлек. Аларны карамый торып булмый бит. Эштән китәргә туры килде, – диде Зөлфәт Хәсәнов. – Илфат энекәш белән икебез дә Арчада яшибез. Ә терлекләр авылда. Көндезләрен әни күз-колак булып тора. Көн саен аларны карарга энекәш кайта. Һәр атна ахырында мин дә авылда.
Шунда аның юлында өлкән пристав эчке служба капитаны Алмаз Лотфуллин очрый. Сөйләшеп китәләр һәм җитәкче аны Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлекчәсенә эшкә чакыра. Бүгенге көнгә кадәр ул шунда.
– Бездә тикшерү бик көчле. Хәрбиләр кебек бит инде. Әмма сынаткан юк. Алдынгылар рәтендә йөрим әле. Ел ярым гына эшләгән идем, яңа машина бирделәр, – диде Зөлфәт. – Килешеп эшлибез. Җитәкчене дә, суд приставларын да йөртәм. Хезмәтебез җаваплы. Төгәллек, сабырлык кирәк. Вакыт белән хисаплаша торган түгел. Кайчак иртәнге дүрттә чыгып киткән, кичке уннарда кайткан вакытлар да була. Алмаз Лотфуллин белән эшләве бик җайлы. Аңлый, хәлгә керә белә, авыр вакытлар булганда да ташламый, кирәк чакта яклый. Үзем дә нәрсә кушсалар да эшләргә тырышам. Коллектив та бердәм, яхшы, хөрмәт итәләр. Андый вакытта көчеңне дә, тырышлыгыңны да кызганмыйсың инде.
Өйдә тынычлык булса гына эшкә шулай күңел биреп була. Ә Зөлфәтнең гаиләдә җылылык хөкем сөрә. Айгөле дә бик сабыр, булган. Аның белән иргә берни куркыныч түгел – өй җылы, кайтып керешенә ашарга пешкән, балалар тәртиптә.
– Килешеп яшибез, – диде Зөлфәт. – Сабыр була, кирәк чакта телне тыеп кала белергә кирәк. Мин хуҗа, дип кенә булмый. Муен кая борыла, баш шунда, диләр бит. Без бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз.
Автомобиль белән идарә итүчеләр турында еш язсак та, җитәкчеләрне йөртүчеләргә бик тукталган юк иде әле. Аларның хезмәтләре дә җиңелләрдән түгел. Сүзен тыңласаң, серен сакласаң, вакыт белән хисаплашмасаң, сабыр булсаң гына җитәкченең хөрмәтен яулыйсың. Димәк, Зөлфәт Хәсәнов бу сыйфатларга ия. Алмаз Лотфуллин аның белән, аның хезмәтеннән канәгать. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән дә котлый ул Зөлфәтне һәм аңа иң изге теләкләрен җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев