Язмышлар... рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Кыйнауларына, кыерсытуларына түзә алмыйча 12 тапкыр кайтып, 12 мәртәбә кире киткәнмен»
12 тапкыр иреннән качып кайткан Роза ханым изге бурычын үтәгән – балалары хакына әтиләрен соңгы юлга хәсиятләп озаткан “Әни, агамны (атамны) күреп кайтыйкчы. Әгәр дә: “Кайтам”, – дисә үзебездән калдырмыйм. Кызганам мин аны. Картайган көнендә михнәт күреп яшәмәсен инде, күпме гомере калгандыр...” (Шәһри Казан, Гөлнур Шәрәфиева)
-
Үлгән ирем мине җибәрми...
Ирем өч ел элек юл фаҗигасендә һәлак булды. Күпме яшьләр түктем, бик кайгырдым, яшәргә көч таба алмадым. Ирем мине җибәрергә теләми кебек тоелды... Аптырагач, аннан җибәрүен сорадым. Һәм ул... ишетте...
-
Ике дус (Гыйбрәтле хикәя)
Габдулла фәкыйрь гаиләдән була. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ул зур шәһәрнең югары уку йортына укырга керә. Яхшы укый, ләкин акча юклыктан интегә. Габдулланың дуслары күп булып, алар арасыннан иң якыны Мостафа исемле егет икән.
-
Әнисе ирләр алыштыра, ә баласы ... урамда
Авылга әнигә кунакка кайткач, бер күренешкә тап булдым. Көзге, пыскак яңгыр ява. Көннең салкынлыгына түзәр чама юк.
-
Тол хатын: «Мендәрен сыйпый-сыйпый, төннәр буе елап чыгам»
Бер ел элек апамның ире көтмәгәндә вафат булды. Бик матур, җитеш тормышта, бер-берсенең кадерен белеп, яратышып яши торган пар иде. Җизни сәламәтлегенә дә зарланганы булмады. Табиблар, инфаркт, диде.
-
Әнвәр Нургалиев юл һәлакәтендә һәлак булган туганы Диана Сәфәрованың балалары турында сөйләде
Балалар әле дә шок хәлендә.
-
Абыйны соңгы юлга озатканда, хәтта ирләр дә елады...
Февраль аенда икетуган абыем Илдар кинәт кенә вафат булды. 44 яше тулып, туган көненнән соң нибары 5 кенә көн яшәде. Табиблар йөрәк диде. Типсә тимер өзәрдәй, баһадирдай ир-егетнең көтмәгәндә-уйламаганда китеп баруы барыбызны да кара кайгыга салды.
-
«Рәнҗетмәгез мине, зинһар»
Моннан 16 ел элек ирем вафат булды. Рафат белән бик яратышып өйләнешкән идек. Улыбыз белән кызыбыз туды. Аның әнисе белән төп нигездә яшәдек. Көтмәгәндә-уйламаганда йөрәк белән китеп барды хәләл җефетем.
-
Усал да, юаш та түгел, әмма махы бирмәдем...
Ташкич авылыннан Рәисә апа Шиһабиева эш белән яшәгән кеше. Кая кушсалар – шунда эшләгән. Берәүгә дә зыяны тимәгән. Үзе шулай ди
-
“Казанда егетләр белән акчага йоклый”, – дигән сүз чыгарды
Газетагызда нахак сүзләр турында укыгач, үзем дә авылыбызда булган хәл турында язарга булдым. Безнең авылда ике күрше яши. Икесендә дә берәр кыз бала үсте. Ул кызлар үзара дус булса да, әниләре гомер буе бер-берсеннән яратмады. Бигрәк тә сул як күрше агуын чәчүдән тыела алмады
-
«Ручнигын тартырга оныткан. Ярый әле безгә бәрелде
Үзем ничәмә-ничә тапкыр юл һәлакәтләре турында язганым булды. Әмма минем белән дә шундый ук хәл килеп чыгар дип башыма да китермәдем.
-
Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
Һәркем гомергә бергә булырга, кайгыда да, шатлыкта да ташлашмаска дип никахлаша. Яши-яши, кайбер парлар бер-берсен тулыландырып, бербөтен булып бетәләр: болары - мәхәббәт белән бәхетле яшәп, тигез картайган парлар.
-
Тиң түгел ул
Алисә аннан олы иде. Егетнең үзеннән 11 яшькә яшьрәк булуын үзе «беразга» дип санаса, туганнары, дуслары «шактый икән» дигән карар чыгарды. Ярый инде, үпкәләмәде Алисә. Алар бит Русланны белмиләр, әле күргәннәре дә юк.
-
«Бер төндә өчесе дә моргка килеп ятканнар»
Күз яшен тыя алмаган күкнең җаны иңрәп, әле җиргә атыла, әле үз киңлегендә шашына. Аның бу: “Ашыгасыз! Үзегезнеке түгел лә...” – дип кисәтергә теләвен зиратта ләхет алган ирләр аңламый, кайгылары башка. Күкләр кайнаганга җир өсте тулыша – өч каберне өлгертәсе бар.
-
Улы янына барган ананы бусагадан да кертмәделәр...
Бүген дә кап-караңгыда уянып китте Гамбәрияттәй. Соңгы вакытта йокысызлыктан интегә. Төн уртасында уянып китә дә башына берәр юк-бар уй кереп оялый. Шуны әйләндерә-тулгандыра уй зурая, олы бер проблемага әйләнә дә куя. Аннан инде йоклап китәм димә.