erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

8 нче Март - балалар бакчасында!

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан төрле яшьтәге балалар 8 нче Мартка әнигә нәрсә бүләк итәргә, ничек сөендерергә һәм гаҗәпләндерергә белмилэр.

       Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан төрле яшьтәге балалар 8 нче Мартка әнигә нәрсә бүләк итәргә, ничек сөендерергә һәм гаҗәпләндерергә белмиләр. 3 нче март көнне Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында, кече төркемдә хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган иртәлек узды. Әниләр һәм әбиләр бәйрәмгә дулкынланып, шатланып килделәр.

        Бәйрәмгә клоун Клёпа килде. Балалар клоун өчен “кашыклар белән”, ”чәчәкләр” биюен башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Аннан соң “әнием минем”, “әбием турында” җырын җырладылар, “уенчыклар җый”, “әнигә булыш” уеннарын уйнадылар. Саубуллашканда клоун Клёпа балаларга конфет бүләк итте.

        Балалар әниләрен бәйрәм белән котладылар һәм аларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

        Әниләр, әбиләр балаларының уңышлары белән бик горурландылар һәм канәгать калдылар.

                Арчаның 1 нче номерлы бакчасында кече төркемдә эшләүче тәрбиячеләр Хисмәтуллина Алинә Әхтәм кызы һәм Хәкимова Гөлназ Ринат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X