erid:2VtzquqpS7d
Әйбәт күршеләремә бүләк
Сезнең хатлар

Әйбәт күршеләремә бүләк

Яңа Кенәр авылы Урак-Чүкеч урамында кара-каршы күршеләрем Халисә-Равил Хәбибрахмановлар яши

Бер-беребезгә ярдәмләшеп, тату, туганнар кебек яшибез. Халисә хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Безнең кебек өлкән кешеләргә әле ул ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә дә бик кирәкле күрше. 

Мин “Арча хәбәрләре” газетасына мәкаләләрне еш язам. Рәхмәт, мәкаләләремне газетага бастырып чыгарып баралар. Моңарчы газетада басылган язмаларымны укыгыз дип, күршеләргә кертеп бирә идем. Чөнки язмаларым күбрәк авылыбыз кешеләре турында. 

“Арча хәбәрләре” газетасында “Райондашларыбыз арасында “Якыныңа бүләк яса: газетага яздыр“ акциясе бара... Күршегез яки дустыгызны газетага яздырырга чакырабыз”, – дигәнне укыгач, башыма нишләп әле шундый әйбәт күршеләремне газетага яздырмаска, дигән уй килде. Күршеләремә “Арча хәбәрләре” газетасына язылган квитанцияне бүләк итеп сюрприз ясадым. Ә сез?

Габделбәр Сабиров,
Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе

 


Нет комментариев