erid:2VtzquqpS7d
Арча мәктәбендә шигырь укучылар бәйгесе узды
Сезнең хатлар

Арча мәктәбендә шигырь укучылар бәйгесе узды

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, Арча муниципаль районы, муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында «Туган тел” темасы астында шигырь укучылар бәйгесе узды.

Биредә 5-9 нчы класс укучылары һәм укытучылар катнашты.

Бәйге укучыларны татар шигъриятенә  тарту, татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру; укучыларны  иҗатка тарту максатыннан үткәрелде. Укытучылар, укучылар Туган телебездә искиткеч чыгышлар ясадылар. Туган тел бәйрәме матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Хөкемдарлар бәйгегә барлык катнашучыларның зур хәзерлек белән килүләрен азсызыклады . Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Туган телебез сагында торучы балаларыбыз булганга күңел сөенә! 

Эльмира Мөхәммәтшина, Кәче мәктәбе укытучысы

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев