erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчалар Башкортстанга Стәрлетамак шәһәренә бардылар

«Әлифба» музее җитәкчесе Дамир Таҗиев яза.

Укырга  өйрәнү, белем алу  әлифбадан башлана. Татар телендә хәреф танырга өйрәнгән күпме мең бала зәңгәр фонда бер кулына чәчәкләр бәйләме, бер кулына сумкасын тоткан ак алъяпкычлы һәм тасмалы кыз, аның янында дүртаяклы дусты рәсемле “Әлифбадан” укырга өйрәнде икән?! Бүгенге язмам  шул әлифба авторларының берсе Вәлитова Рәмзия Гыйләҗетдин кызына багышлана.

      Март  аен киң җәмәгатьчелек Рәмзия Вәлитова ае дип билгеләп үтә. Быел олуг  галимебезнең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан  әлифба авторыбызның туган ягы Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә  аңа багышланган чаралар үтте. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында  “Туган телләрне өйрәнүче укучыларда  гамәли грамоталылык формалаштыру” дигән темага регионара фәнни-методик семинар булды. Семинарда татар, рус,  башкорт һәм  чуваш телләрен өйрәнүчеләр фикер алыштылар. Кунаклар  Казан,  Уфа, Чабаксар, Самара шәһәрләреннән килделәр.  Арча делегациясен Г.Тукай исемендәге педагогия көллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаилевна җитәкләде. Ул пленар утырышта чыгыш ясады. Милли кадрлар әзерләү ресурслар  үзәге җитәкчесе Гарапшина Рузия Миннехановна “Матур әдәбиятта Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова язмышын сурәтләү” дигән доклад ясады. Хезмәт ветераны, район җитәкчесе урынбасары булып  һәм  2002-2005 елларда  Арча педагогия көллияте директоры булып эшләгән Гарипов Шафигулла Зәйнуллович үзе шәхси таныш булган Рәмзия Вәлитова турында истәлекләре белән уртаклашты. “Әлифба” музее җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшәехович әлифба авторларының музейдагы методик һәм педагогик мирасы турында сөйләде һәм  Стәрлетамак филиалына киләчәктә ачылачак Рәмзия Вәлитованың музей почмагы өчен экспонатлар тапшырды.

      Данлыклы Арча педагогия көллиятендә белем биргән Рәмзия апа һәм Сәләй ага легендар әлифбаның авторлары буларак инде күп җирләрдә танылдылар. Ни кызганыч, Рәмзия Гыйләҗетдин кызының туган җирендә – Башкортстанда, Стәрлетамак шәһәрендә – бу шәхес исеме әлегә лаеклы данлау, искә алу үз урынын тапмаган иде.  Танылган драматургыбыз Туфан Миңнуллинның мондый сүзләре бар: “ Әгәр кеше бөек эшләр башкарып та  үз туган ягында бу турыда белмиләр икән, бу кеше бернәрсә дә эшләмәде дип исәпләгез”.

      Моннан өч ел элек боз кузгалды.  Рәмзия Вәлитованың исеме туган җирендә дә  яңгырый башлады. Стәрлетамактагы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөгалимнәре Илсур Салихҗанович Мансуров һәм Нәсимә Әнвәровна Мөкимова  тарафыннан зур эш башланды. Рәмзия Вәлитованың якты истәлегенә багышланган “Педагогик белем бирү” юнәлешендә  укыган  студентлар арасында “Тәрбия дәресләре” бәйгесе 2021 елның  17 декабрендә беренче тапкыр узды.  Бу бәйге хәзер ел саен уздырыла. Арча педагогия көллияте студентлары  иң активлардан. Быел безнең студентларыбыз Хәбибрахманова Фирүзә, Халиуллин Әмир һәм Шиһапова Айзилә призлы урыннар яуладылар.

      Бу көнне семинарның башыннан ахырына кадәр Әлифбабызның анасы булган Рәмзия Вәлитованы данлау, хөрмәтләү, зурлау булды. Чыгыш ясаучылар барысы да диярлек аңа мөрәҗәгать итәләр, аның фикерләрен ассызыклыйлар, цитаталар китерәләр, аның белән горурлануларын белдерәләр. Рәмзия апа моңа бик тә лаек, рухы сөенеп яткандыр. Туган якка үзе кайтмаса да, аның фидакарь  хезмәт нәтиҗәсе кайтты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Бу чарада төрле милләт вәкилләре катнашу игътибарга лаек. Татар, башкорт,  чуваш, рус кешеләре бер-берсен хөрмәтләп, дустанә мөнәсәбәттә бер мәсьәләне хәл итәләр:  ничек итеп туган телләрне саклап калырга, үстерегә, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырырга? Бик акыллы берәүнең сүзләрен кабатлыйсы килә. “Туган телне аны сакларга кирәкми, туган телдә сөйләшергә кирәк”. Милләттәшләребез шушы хакыйкатьне тайпылышсыз үтәсеннәр иде.

      Стәрлетамакта  Рәмзия Вәлитова белән бәйле урыннар күп булырга тиеш иде дә бит.  Ул биредә туган,  әти-әнисеннән ятим калып , җиде яшьтән балалар йортында тәрбияләнгән, мәктәптә укыган, педагогия училищесын тәмамлаган, хезмәт юлын шунда башлаган. Кызганыч,  алар сакланмаган. Ә шулай да без шәһәрнең иске татар кварталларында булып, шул тарихи чорны күзалладык.  Биредә гомере буена Арчада яшәп, бөтен татар дөньясы илле ел буена укыган кабатланмас  әлифбаны иҗат итеп,  Арчаны данлап, Арчаны таныткан Рәмзия Вәлитованың рухы яши сыман

 Дамир Таҗиев, “Әлифба” музее җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X