erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның 1 нче балалар бакчасында туган тел бәйрәме узды

Туган телебезне балаларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү бездән зур осталык, түземлелек сорый.

Безнең бурыч - балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөхиме- әхлакле шәхес тәрбияләү. Балаларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан Арчаның 1 нче балалар бакчасында  Туган тел бәйрәме уздырдык. Бу чарада балалар милли җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, милли уеннар уйнадылар һәм туган телләрендә бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Г. Тукай әкият герое - Шүрәле дә килгән иде бәйрәмгә. Ул да балалар күңеленә хуш килде, бергәләшеп уйнадылар, күңел ачтылар. Әти-әниебезнең безгә биргән бүләген- туган телебезне кечкенәдән кулланып, хөрмәтләп яши алар! 
Туган тел ул бер генә. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең һәм ата-аналарның төп бурычы. 
Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбыз! Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлназ Камалиева
Альфинур Габдуллаҗановна
Ләйсән Ягъфаровна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X