erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында кышны озату бәйрәме булды

Нәүрүз килә Җиргә, илгә, Нәүрүз, Нәүрүз, Нәүрүз! Шатлык, бәхет белән Түрдән уз! Түрдән уз!

Салкын кыш үтеп, ямьле яз җитүгә, көн белән төн тигезләшкән вакытта,халкыбызның күркәм, милли бәйрәме - "Нәүрүз"билгеләп үтелә.
21 нче март көнне Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында да кышны озату,язны каршы алу бәйрәме- "Нәүрүз"гөрләп үтте.Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.Бәйрәм балалар тарафыннан башкарылган милли уеннар,җырлар,биюләр һәм күңел ачулар белән үрелеп барды.Көтмәгәндә Кыш бабайның килеп керүе тамашага аеруча бер җанлылык өстәп җибәрде.Җитмәсә Убырлы да аңа ияргән икән.
Әмма шулай да, бәйрәмебезнең төп кунагы Яз гүзәле - Нәүрүзбикә булды.Ул искиткеч чибәр иде.Дилбегәсен кулыннан ычкындырырга теләмәгән Кыш бабай да аның җылы,ягымлы карашына түзмәде.Дөрес,Убырлы белән икесе Нәүрүзбикәне ярышка чакырып,аркан тартышып карадылар.Тик кая алар яз яме ташып торган гүзәлгә каршы тора алсыннар!? Нәүрүзбикә,балалар ярдәме белән, Кыш бабай һәм Убырлыны эх дигәнче җиңеп чыгып,беренчелекне яулады.Кыш бабай да,үз чиратында,Яз сылуына юл куярга тиешлегенә төшенде,артык карышып тормады.Балаларның шатлыклары эчләренә сыймады,эмоцияләре ташып торды.Ә иң соңыннан,гореф- гадәтләргә туры китереп,барлык кунаклар тәмле бәйрәм коймагы белән сыйландылар.Нәүрүз мөбәрак булсын!
Менә нәкъ шундый бәйрәмнәребез аша балаларда халыкның йолаларына,гореф- гадәтләренә кызыксыну уяту һәм мәрхәмәтле,әхлаклы балалар тәрбияләү безнең бакчабызның төп максаты булып тора да инде.Бу елны да кояшлы матур тыныч көннәр,яшеллек,күтәренке кәеф алып килсен безгә язлар!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре
Шамсутдинова Г.Р.
Баймуратова Р.Ш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X