erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның 10 нчы балалар бакчасында төрле елларда хезмәт куйган ветераннар очрашты

Илебездә өлкәннәр декадасы дәвам итә.

Шушы көннәрдә безгә, Арча 10 нчы балалар бакчасына, биредә төрле елларда хезмәт куйган хөрмәтле апаларыбыз җыелды.

Без, бакча хезмәткәрләре һәм балалар, аларны шатланып каршы алдык. Өлкәннәребез нәниләрнең чыгышларын, җыр-биюләрен бик яратып кабул иттеләр. Үзләре дә, төрле уеннарда катнашып, осталыкларын сынадылар, яшьлек җырларын искә төшерделәр.

Очрашу бәйрәм табыны артында дәвам итте. Бергә җыелу олылар күңелендә хатирәләрне яңартты, алар истәлекләре белән уртаклаштылар, рәхәтләнеп бер- берсе белән аралаштылар, бакча һәм аның бүгенге тормышы белән таныштылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар тәрбияләүдә үз өлешләрен керткән элеккеге хезмәттәшләребез, эшебезгә уңай бәя биреп, очрашулар тагын насыйп булсын дигән теләктә саубуллаштылар.

Бакчаның татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев