erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Арчаның 3нче номерлы башлангыч мәктәбе балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме узды

Нәүрүз - ул яз, матурлык һәм табигатьнең уяну бәйрәме

Арчаның 3нче номерлы башлангыч мәктәбе балалар бакчасында  Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды

Нәүрүз - ул яз, матурлык һәм табигатьнең уяну бәйрәме. Мөселманнарда бу бәйрәм Яңа ел дип санала һәм 21 мартта, язгы көн белән төн тигезләшкән вакытка туры килә. Традиция буенча бу көнне кешеләр күңел ача, бер-берсенә кунакка йөриләр. Шушы бәйрәм уңаеннан  балалар бакчасында
“Нәүрүз” милли бәйрәмен билгеләп үттек. 

Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә .Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”: аркан тартыштылар, табышмакларга җавап бирделэр. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде. Кыш бабай биреште, тик үпкәләмәде. Балалар халык уеннарын:"Чума үрдәк,чума каз",“Түбәтәй”, “Йомырка куйган кашык тотып йөгерү”,капчык киеп йөгерү, сынамышлар әйтү, табышмакларга җавап табуда өлгерлек күрсәттеләр.Шулай ук яз һәм Нәүрүз турында җырлар, шигырьләр башкардылар.

Бәйрәм ахырында балалар тәмле коймаклар һәм чәй белән сыйландылар.

Тәрбиячеләр:Ибрагимова Л. Я, Гыйлфанова Л. К, Юсупова Г. Р, Хакимова Г. Р, Бахтиярова И. И,Габдульбарова А. Р

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев