erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаны бик яраттым

Ашытбаш якларыннан

 Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит абый Гаимовны мин күптәннән беләм. Ул күбрәк графика өлкәсендә иҗат итә, инде күп еллар ул татар халкы тарихы һәм "Идегәй" эпосына багышланган рәсемнәре белән сөендера.

 Рәшит абый 60 яшьлек юбилее уңаеннан ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда шәхси күргәзмәсен үткәргән иде. Аннары Халыклар дуслыгы йортында да рәсемнәр күргәзмәсен ачты. Анда авторның халкыбыз тарихына багышланган иллюстрацияләре, "Чаян" журналында басылган карикатуралары һәм Советлар Союзы Герое, очучы Мәгуба Сыртланова, Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү флагын элгән Гали Заһитов портретлары бар иде. Рәсемнәр офорт техникасы стилендә иҗат ителгән. Татарстанда татар рәссамнары арасында бу стильдә бер ике генә кеше эшли. Офорт-- металлга гравюра ясап, шуны яңадан кәгазьгә төшерү дигән сүз. Бу техника белән бөек рәссамнар Рембрандт, Франциско Гоя, И. Шишкин яратып шөгыльләнгәннәр.
 Россиянең һәм Татарстанның музейларында Рәшит абыйның 250 дән артык эше саклана.
Рәссам 1968-1974 елларда Казан сынлы сәнгать училищесында укый. Укуын тәмамлаганнан соң башкаладагы төрле уку йортларында рәсем, сызым дәресләрен укыта. Химиклар мәдәният сараендагы халык изостудиясе белән җитәкчелек итә, аның шәкертләре дүрт тапкыр Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә лауреат исеменә лаек булды. Ул белем алуын дәвам итеп И. Яковлев исемендәге Чуашстан дәүләт педагогика институтында укый. 
Ул — "Кеше башын ничек ясарга?", "Кеше фигурасы рәсеме", "Пластик анатомия" дигән өч китап авторы да.
Соңгы елларда Казан илкүләм тикшеренү технология университетының дизайн кафедрасында һәм бер үк вакытта В И. Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалында да укытты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Рәшит Хәмит улы 2005 елда Мәскәүдә — Халыкара "Җиңү", 2006 елда Саратовта -- "Алтын палитра", 2008 елда Чабаксарда -- "Зур Идел", 2009 елда — Мәскәүдә, 2011 елда — Саранскида, Казанда — халыкара графиклар, 2016 елда Татарстан рәссамнарының сиксән еллык юбилейларына багышланган күргәзмәләрендә ул үзенең чын рәссам икәнен исбатлады. Аның шулай ук эшләре Мәскәүдә, Ростов-Донда, Түбән Камада, Казандагы Г. Камал, К Тинчурин театрларында, Милли-мәдәни үзәктә, Дуслык һәм Милләтләр йортларында, Башкортстанның 7 шәһәрендә, Кырымдагы Бахчасарай, Феодосия шәһәрләрендәге күргәзмәләрдә  күрсәтелде. Рәшит абыйның иҗат җимешләрен ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Вологда өлкәсенең дәүләт галереясенда, Германия, Франция, Америка кебек илләрдә күрергә мөмкин.
 Шулай итеп  пенсиягә чыккач, Рәшит абый Казаннан Арча шәһәренә яшәргә күчте. 
"Арчадагы туганнар да чакырдылар. Монда үткән елның сентябрендә күчтем. Арчада, сәнгать мәктәбендә, Камаевада, музейда ИЗО дәресләре, мастер класслар алып барам. Пенсионерларны да рәсем ясарга өйрәтәм. Арчада әдәбият, сәнгать музеенда миңа стенд ачтылар. Хәзер мин монда тырышып эшлим. Бер эшем май аенда узачак Волгоградтагы "Сталинград сугышының 80 еллыгы" күргәзмәсенә үтте. Арчаның табигате бик матур, пейзажлар, картиналар ясыйм, иҗат планнарым зурдан. Арчаны бик яраттым! " — ди Рәшит абый
Лаеклы ялга киткәнче  ул Казан шәһәре Яңа Савин районының 11 нче балалар музыка мәктәбендә рәсем, дизайн дәресләрен укытты.
Рәшит абыйның әнисе Гарифә Сибагатулла кызы Арча районының Ашытбаш авылында туган. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Казанда солдат булып хезмәт итә, пожарник булып Казандагы 16 нчы заводны һәм башка завод-фабрикаларны бәла-казалардан саклый. Сугыштан соң сверловщица булып 7 нче заводта эшли. Ә әтисе, сугыш ветераны Хәмит абый да 22 заводта слесарь булып хезмәт куя. Алар балалары Фәрит белән Рәшиткә укырга мөмкинлек тудыралар. Әйе, Рәшит абыйның абыйсы Фәрит абый да танылган, талантлы рәссам иде.  Рәшит абый әнисе Гарифә апай картаеп, авырып киткәч аны бигрәк тә яратып, тырышып, карады. Алар әниләрен кадерләп, хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар. Рәшит абый һәрвакыт Арча, Ашытбаш авылы турында горурланып сөйли иде.

Зөлфәт Хәйруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре