erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

"Арча матурланган, тик сатучылары дорфа"

Балтачтан бер абый “Арча бик матурланган, танымадым. Укып бетергәч армиягә китеп Оренбургта калган идем. Яшүсмер чакларым Арчада узды. Аны күргәч күзгә яшьләр тулды.

Күчтәнәч алып кайтырга булдым. Кибетләр адым саен. Заказ да биреп була икән, бер кибеткә шалтыраттым. Матур гына исәнләштеләр. Мин бит пирог исемнәрен белмим, сораштыра башлагач яратмадылар, бик дорфа сөйләштеләр, хәтта  исемемне дә сорамадылар. Кире шалтыратып хатыным исеменә заказ бирдем.

Заказны алдык, кассага барышлый хатын чәй алыйк, диде. Товар тезеп торучы кыздан: “Күчтәнәчкә кайсын алыйк икән?” – дип сорадык. Юньләп сөйләшмичә 57 яшьлек абыегызны этә-төртә китеп барды бу. Җитмәсә, ул кибетнең мөдире икән әле!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчага килеп шундый ямьсез күренешкә тап булырмын, дип көтмәгән идем. Телефон номерын биргән идек бит, шалтыратып гафу үтенүче дә булмады. Балтачка килегез, бездә андый кибетләр юк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X