erid:2VtzquqpS7d
Балалар бакчасында «Без - табигатьнең дуслары» викторинасы узды
Сезнең хатлар

Балалар бакчасында «Без - табигатьнең дуслары» викторинасы узды

Бүген Арча шәһәренең беренче балалар бакчасында Җир көненә багышланган зур бәйрәм, » Без - табигатьнең дуслары! » дигән викторина узды

Викторинада бакчаның зурлар төркеме балалары катнашты. Балалар сорауларга җавап бирделәр, табигатьне саклауга багышланган плакат ясадылар, "су" буеннан чүп җыйдылар. Бәйрәмгә кунакка Ау бабай һәм Су анасы килде. Балалар аларның да биремнәрен бик тырышып үтәделәр.

Бәйрәмнең махсус кунаклары Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының "Ашыт" табигый тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улына һәм Мөхәммәтҗанова Аделина Рамиль кызына да бәйрәм бик ошады. Алар балаларга махсус бүләкләрен тапшырдылар, табигатьне сакларга кирәклеген тагын бер кат искәртеп уздыралар.

Сәгыйтова Гөлназ, Хәкимова Гөлназ, Капралова Вероника, Хисматуллина Алинә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев