erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Балалар бакчасында “Туган телем сагында” акциясе кысаларында туган тел атналыгы үтте

Әй, син, телем, батыр телем, горур телем, Җирдә йолдыз булып, балкып торыр телем. Халкым теле, хак телем син, йөрәк телем. Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем! Лена Шагыйрьҗан

Арча шәһәренең 1 нче балалар бакчасында “Туган телем сагында” акциясе кысаларында туган тел атналыгы булып үтте. Атналык дәверендә һәр төркем балалары белән милли рухта төрле чаралар үткәрелде. 

Татар  халкын  милләт буларак саклап калу, туган телне  үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру, аларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә  йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру - тәрбиячеләрнең  төп вазифасы. Ана теле — сабыйларга  аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә. бары тик туган телен хөрмәт иткән, үз халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын яхшы белгән, милли хисләр белән янып йөргән тәрбияче генә ана теленә мәхәббәт тәрбияли, үзендә булган шул хисләрне әти-әниләргә, балаларга җиткерә ала.

Шушы максатларны күздә тотып үткәрелгән атналык үз эченә күп чараларны туплады. Татар халык әкиятләре сәхнәләштерелде, борынгы йолаларны үз эченә алган “Дәү әнидә кунакта” күренеше күрсәтелде. “Алсуның туган көне” исемле күңел ачу чарасында татар халкының күркәм гадәтләренең берсе булган кунакчыллык турында белемнәр бирелде, кунакта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру дәвам ителде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балаларның сөйләм телен камилләштерү, аралашу күнекмәләрен ныгыту максатыннан әдәби  - музыкаль кич, “Татарча өйрәнәбез” дип аталган викторина үктәрелде. 
Ата-аналар да читтә калмады. Аларны бакча тормышы белән якыннанрак таныштыру, теләктәшлек уяту максатыннан буклетлар таратылды, файдалы киңәшләр бирелде. 
Балаларга олы шатлык китергән, нәниләрнең һәръяклап үсешен тәэмин итәргә этәргеч биргән әлеге чаралар балаларның күңелендә матур булып уелып калыр дип ышанабыз.

Зиннәтова Гөлнара Барый кызы, 
Камалиева Гөлназ Рәис кызы, 
Габделбәрова Әлфия Рәшид кызы, 
Төхфатуллина Эльвира Рафис кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X