erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Балаларыбыз белән горурланып кайттык

“Арча хәбәрләре” газетасы битләрендә игелекле кешеләр, хөрмәткә лаек шәхесләр турындагы язмаларны күп укыганым бар. Үземнең дә киң күңелле кешеләр турындагы фикерләрем, аларга булган рәхмәтләрем, хөрмәтем белән газета укучылар белән дә уртаклашасым килде.

 

Күптән түгел Носы төп гомуми белем мәктәбендә Гаилә елы уңаенннан бик матур кичә уздырылды. Беренче бүлегендә әти-әниләр белән искиткеч күңелле, җырлы-биюле матур бәйрәм булды. Кичәнең икенче өлешендә,  шушы мәктәп кысаларында оештырылган,  “Бергә булу мөһим!” дип исемләнгән проект эшчәнлегенә нәтиҗә буларак, уллары, якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләр белән очрашу үткәрелде.

Иң элек шушы проект турында берничә сүз әйтәсем килә.  Проектның максаты махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең әти-әниләренең, туганнарының, гаиләсенең хәлен белү, аларга рухи яктан ярдәм күрсәтү, укучыларны патриотик рухта тәрбияләү, туган илгә, Ватанга мәхәббәт уяту. Проектның җитәкчесе  Фирая Мортазина күп еллар Шушмабаш мәктәбендә укытучы булып эшләгән, хөрмәткә, ихтирамга лаек шәхес. Лаеклы ялга чыккач, Носы мәктәбендә фән  укытучысы да,  шушы проект җитәкчесе дә булып хезмәт куя. Бу проект кысаларында мәктәп коллективы гаиләләр белән нык элемтәдә торып, елына берничә тапкыр аларның өйләренә барып, хәлләрен белеп, үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итеп, матур шигырьләре, йөрәккә ятышлы изге теләкләре белән якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә күңел җылысы, көч, өмет биреп китә. Ир-егетләргә кулъяулыклар чигеп бүләк итәләр, туган як җылысын кушып, рухны күтәрә торган хатлар язалар. Махсус хәрби операциядәгеләрнең якыннары балаларның ихлас теләкләрен, күңел җылысын кушып, тырышып чиккән кулъяулыкларын улларына, ирләренә тапшырырга җаен таба һәм бу туган илдән еракта булган, сагынудан, якыннарыннан аерылудан җаны телгәләнгән егетләребезгә иң кадерле, иң зур бүләк. Ир-егетләребез ул бүләкне куен кесәсендә йөртә икән.

    Сүземне кичә турында язудан башлаган идем. Безне бик хөрмәтләп, өйләребездән килеп алдылар. Мәктәп ишегеннән керүгә, күңелне җылылык, матурлык, рәхәтлек биләп алды. Якты йөзле, тәмле телле, киң күңелле укытучылар каршы алды. Мәктәптә җылы, якты, һәрнәрсә үз урынында, методик күрсәтмәләр күз алдында. Сыйныфларда бәйрәм, яңа ел рухы сизелә. Үзебезне серле йортка кергәндәй хис иттек. Мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов төпле, тирән мәгънәгә ия булган сүзләре, теләкләре белән җаныбызга  рухи тынычлык, улларыбыз белән горурлану хисләре иңдерде.  Чәй өстәле артында да, бер минут яныбыздан китми, аяк өсте кунак итеп, искиткеч хөрмәт күрсәтте ул.

 Укытучылар исә, чибәр, тәрбияле, йомшак телле, йөзләреннән нур балкып торган туташлар һәм ханымнар. Кичәне алып баручы, директор урынбасары  Гөлшат Сафиуллина,  педагог-оештыручы Гүзәлия Сәгыйтова кичәне бик оста, йөрәккә ятышлы, үзәкләргә үтеп керердәй матур сүзләр, шигырьләр, җырлар белән уратып, күңелле итеп алып барды. Олы хөрмәт күрсәтеп, безне олылаганнары өчен, Аллаһы Тәгалә бу изге киң күңелле бәндәләрен Үзе зурласын иде. Алга таба да мәктәпләре, анда белем алган сылу кызлар, чибәр егетләр шушы мәктәпнең горурлыгы булсыннар да, үзләренә тәрбия, белем биргән укытучыларын онытмыйча, аларга хөрмәт күрсәтеп, олылап яшәсеннәр иде.

Без бу мәктәптән җылы хисләр, якты истәлекләр дулкынында балаларыбыз белән горурланып кайттык. Шушы кичәдә катнашкан барлык әти-әниләр исеменнән мәктәп хезмәткәрләренә, белем-тәрбия өлкәсендә күп көч куйган игелекле, изге күңелле укытучыларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Уңышлар, яңа үрләр, бөек казанышлар яулап, хөрмәтле һәм дәрәҗәле булып күп еллар илебезгә, милләтебезгә хезмәт куйсыннар иде дигән теләктә калабыз. Бик зур рәхмәт Сезгә, изге күңелле Кешеләр!

Суфия Нигъмәтҗанова,

 Шушмабаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев