erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Баламның баласы балдан татлы

Халыкта бик матур әйтем йөри “Баламның баласы-балдан татлы!”. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Дөрестән дә алар баллы да, татлы да. Оныкларыбызның шатлыклы йөзләрен күру, безнең өчен зур бәхет. Ни өчен язам сон мин бу язмамны? Сүзем минем Арча шәһәренең №11 “Күбәләк” балалар бакчасы турында.

       Оныкларыбыз Язилә һәм Әминә шушы балалар бакчасында тәрбияләнү сәбәпле, миңа еш кына бакчада булырга туры килә. Килеп керешкә чисталык, җылылык, матурлык бөркеп тора бу бакчада. Мөләем йөзле хезмәткәрләрнең матур итеп каршы алулары, җанга рәхәтлек бирә. Һәрдаим төрле чаралар үткәрелә. Әти-әни, әби-бабайлар шушы чаралардан рухи азык, рәхәтлек алып таралалар.

       20 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган бик матур чара, шуны дәллилләп тора. Искиткеч итеп бизәлгән зал, һәр балада, әниләрдә бертөсле киемнәр, бер-бер артлы балаларның матур чыгышлары, әни белән бала бәйләнешен тасвирлаучы уеннар дисеңме, әниләренә балалар нәни куллары белән эшләгән бүләкләрен матур итеп бер-берсенә татлы сүзләр әйтеп тапшырулары, иң кызыгы әтиләрнеңдә бәйрәмнән читтә калмавы, Илшат Саттаровның әниләргә багышлап җырлаган “Талбишек” җыры күңелебезгә хуш килде.

      Өлкәннәр төркеме тәрбиячеләре Айгөл Фәрит кызының, шулай ук Азалия Илгизэр кызының хезмәт җимешләре инде бу. Алар барысын төптән уйлап бик матур күңелгә ятышлы бәйрәм әзерләгәннәр әниләребезгә. Аларга, бакча мөдиренә, гөмүмән барлык коллективка олы рәхмәтебезне җиткерәм. Эшләрен дә уңышлар, гаиләләренә иминлек, күңел тынычлыгы,илләребезгә иминлек телим. Балаларыбыз әти-әни тигезлегендә үсеп, гел шундый шат авазларын гына ишетергә насыйп булсын иде дигән теләктә калам.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Саттарова Гөлсинә 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев