erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бер очрашу - үзе бер гомер!

Мәктәпләрдә районыбызның танылган шәхесләре белән очрашулар күркәм бер традициягә әверелде

Ниһаять, 23 апрельне безең өченче мәктәбебездә дә күптән көтелгән очрашу кичәсе үтте.  “Бер очрашу - үзе бер гомер!” дип исемләнгән бу кичә күңелләрдә җылы хисләр тудырды.  

Очрашуга, күп еллар безнең мәктәптә татар теле укытып, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары булып эшләгән, үзэшчән шагыйрә Миннемуллина Наилә Диннул кызы һәм “Әлифба” музее директоры Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы чакырылды.    

Кунаклар балаларга үзләре, иҗатлары турында сөйләделәр. Наилә Динуловна шигырь җыентыклары белән таныштырды, иҗат иткән шигырьләрен укып китте. Дамир Гыйлемшәехович та буш килмәгән, балаларга күрсәтер өчен 26 төрле “Әлифба” дәреслеге алып килгән. Ул үзенең яраткан шөгылен дә онытмаган,  балаларга баянда көйләр уйнап кына калмады, ә татарча җырлап та күрсәтте. Укучыларны биетеп, уеннар уйнатып та күңелләрен ачтылар. Балалар да үзләрен кызыксындырган сорауларга  җаваплар алдылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашуда катнашучылар яшьлек кайтавазына кушылып, мәктәп хатирәләрен яңарттылар, ныклы белем, тәрбия биргән укытучыларга олы рәхмәт сүзләрен юлладылар. Бәйрәм кичәсе укытучыларның, укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Бу очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр дип калабыз.

Закирова Г.К., татар теле һәм әдәбияте укытучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X