Беренчеләр хәрәкәте оешмасы “Фән көне” уңаеннан “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены оештырды
Бу чараны оештырган өчен Беренчеләр хәрәкәте лидерларына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Хәрәкәтнең эше дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз
Яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру, дөньяга карашын формалаштыру максатыннан, ил хакимияте башлангычы белән 2022 елның 18 декабрендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештырылды. Бу хәрәкәтнең максаты – Россия белән бергә булу, бер хәрәкәттә булу, беренче булу. Алдынгылар хәрәкәте – күп идеяләре, энергиясе ташып торган укучылар оешмасы. Беренчеләр хәрәкәте фән, спорт, сәнгать, волонтерлык, хезмәт һәм башка юнәлешләрдән тора. Проект ярдәмендә яшьләр күңелләренә хуш килгән шөгыль һәм фикердәшләр таба ала.
Безнең мәктәп өчен дә 2023-2024нче уку елы яңалыкларга бай булды. Шуларның берсе – мәктәбебездә Беренчеләр хәрәкәте оешмасы эшен башлап җибәрү. Иң беренче, хәрәкәтнең рәисен билгеләү максатыннан, сайлаулар үткәрдек һәм лидерлар билгеләдек. Һәр лидерның үз вазыйфасы бар. Шулай итеп, Яңа Кенәр урта мәктәбе уку елын яңа проектлар һәм идеяләр белән башлады.
3 февральдә С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәте оешмасы “Фән көне” уңаеннан “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены оештырды. Уенда 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Һәр 13 лидер үзенә команда төзеде. Уен 4 раундтан торды һәм ул, катнашучыларга белем генә түгел, ә фикердәшләр арасында җылы аралашу да бүләк итте. Безнең команда 2 нче урынны яулады.
Бу чараны оештырган өчен Беренчеләр хәрәкәте лидерларына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Хәрәкәтнең эше дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.
Булат Хәкимҗанов,
Яңа Кенәр мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев