erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Чишмәкәй»дә өмә узды

8 февраль көнне Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында «Каз канаты сыдыру» өмәсе - милли йола күрсәтү бәйрәме булды

Кызлар әби-бабайга булышырга дип өмәгә килделәр. Сания апа аларны каз канаты сыдырырга өйрәтте. Каз өмәсенең элек ничек үтүен, балаларның каз каурые сыдырганда ярдәм итүләрен,каз мамыгыннан мендәрләр  ясалуын сөйләде. Кунак кызлар эшкә бик тиз өйрәнделәр. Ә каз каурыен су юлына сибәргә дип егетләр  килделәр. Бабай аларны шаяртып,күңелле сүзләр сөйләп,кәефләрен күтәрде. Балалар җырладылар, каз канаты биюен башкардылар,милли уеннар уйнадылар.  

Милли тәрбия бирүдә әби-бабайларның роле аеруча зур. Балалар бу бәйрәмдә каз, аннан әзерләнүче ризыклар, каз каурыеннан ясалучы майлагыч турында белделәр һәм милли йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштылар.

Әби- бабай рольләрен бик оста итеп тәрбиячеләребез Гөлназ Фәйзуллина һәм Лиана Хисмәтуллина башкардылар. Алар башка әби-бабайларны да оныкларына милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне өйрәтергә өндәделәр. 
 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Гарифуллина Рәмзия Хәйдәр кызы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X