erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Дөрес туклану – сәламәт яшәү нигезе

Дөрес туклану – сәламәт яшәү нигезе, бер үк шартларда кеше организмының энергия һәм тормыш өчен мөһим матдәләргә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү. Без кулланган ризыкларның кайда , ничек, нинди шартларда җитештерелүе кеше организмына гына түгел, әйләнә-тирә мөхиткә дә зур йогынты ясый

Сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару ярдәмендә төрле авыруларны кисәтергә, күркәм кыяфәтне, физик һәм рухи активлыкны саклап калырга мөмкин. Продуктларның төрлелеге, баланслаштырылган рацион, файдалы һәм тәмле булуы — сәламәт туклануның нигезләре. 

Арчаның 6 нчы номерлы “Сандугач” исмендәге балалар бакчасында “Салават күпере” төркеме тәрбиячеләре Усманова Раушания Фарук кызы һәм Сабирҗанова Рәфия Фарук кызы әниләр белән берлектә дөрес туклануга багышланган  “Сәламәт туклану” исеме  астында экологик мастер - класс  үткәрде. Уен формасында оештырылган бу чарада  балалар һәм әниләр төрле биремнәр, күнегүләр аша яшелчә, җиләк-җимешләрнең  файдасын, ризыклар төрлелеген, салат ясау кагыйдаләрен, куркынычсызлык техникасы турындагы белемнәрен ныгыттылар, ризыклар белән эшләгәндә гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә төшенделәр, дөрес туклану серләренә өйрәнделәр. Әниләр үзләрен шеф-повар ролендә  сынап, яшелчә, җиләк-җимешләрдән салатлар ясап, балаларны, килгән кунакларны үзләренең тәмле дә, файдалы да булган ризыклары белән сыйладылар.

Чараның кунаклары  Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты “Ашит” тыюлыгы белгечләре Гөлнара Ильяс кызы Абдрахманова, Рәшит Зиннур улы Ахметзянов һәм ТРның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Хурамшина Талия Тәлгать кызы үзләренең рәхмәтләрен белдереп балаларга истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

Усманова Раушания Фарук кызы һәм Сабирҗанова Рәфия Фарук кызы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев