erid:2VtzquqpS7d
Гаҗәеп матур көн
Сезнең хатлар

Гаҗәеп матур көн

Урамда кар ятса да, яз елның әлеге искиткеч чорының хатын-кызлар бәйрәме белән башланып китә бит әле! Безнең мәктәптә аны бигрәк тә күңелле итеп үткәрәләр, сыйныф сәгатьләре, конкурслар, концертлар оештырыла.

Сыйныф җитәкчебез Гөлшат Заһидуллина белән “Минем әниемнең куллары барын да булдыра“ дигән кичә үткәрдек. Осталыкларын күрсәтергә дип әниләребезне дә чакырдык. Әниләр – алтын куллы, олы йөрәкле кешеләр. Алар мәктәпкә яз шатлыгы һәм җылысы алып килделәр. Айгөл Әгъләмовна кекс ясарга өйрәтте. Светлана Евгеньевна белән могҗиза тудырдык – төсле кәгазьләрдән чәчәкләр бәйләме ясадык. Минем әнием Гөлсинә атлас тасмалардан беләзек үрү серләре белән уртаклашты. Алсу Авдеева гадәти булмаган осталык дәресе күрсәтте: гаҗәеп матур  брелоклар, алкалар, кулоннар ясарга өйрәтте. Болар викториналар, шигырьләр, уеннар һәм җырлар белән чиратлашып барды.

Үзенчәлекле булды бу. Ул кояш нурлары, әниләребезнең елмаюлары белән җылытылган, наз, игелеклелек, мәхәббәт белән сугарылган иде. Гөлшат Ринатовнага, әниләргә зур рәхмәт!

Инзилә Садыйкова,

Арчаның 6нчы мәктәбе укучысы

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев