erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Гаиләм белән шашка уйныйм

2024 нче ел илебездә Гаилә елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә гаиләләр белән берлектә бик күп чаралар үткәрелә.

   Күптән түгел башлангыч класс укучылары һәм аларның гаилә әгъзалары белән берлектә “Гаиләм белән шашка уйныйм” турниры булып узды.  Бу чарага шашка уйнарга яратучы гаиләләр җыелды. Турнир, спорт ярышларындагыча, гимн белән башланып китте. Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәхретдинова З.С. ярышны ачык дип белдерде, уенчыларга уңышлар теләде. Балалар үзара , әти-әниләр,  дәү әтиләр  үзара көч сынашты.  Уен  ахырында  балалар һәм гаилә әгъзаларының очколарын кушып, җиңүче гаиләләр билгеләнде. Ситдиковлар һәм Хуҗиевлар гаиләсе тигез очколар  җыеп 1 урынга, Шәйхетдиновлар гаиләсе 2 урынга, Ганеевлар, Абдуллаҗановлар, Хәкимҗановлар гаиләсе 3 урынга лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Уенда катнашучы гаиләләргә рәхмәтебезне белдерәбез һәм гаиләләрне берләштерүче шундый  очрашулар дәвамлы булыр дип ышанып калабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                           Гарифуллина Фәния Рауис кызы, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев