erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Якыннарымның рубин туйлары

27 июль — безнең гаилә өчен истәлекле дата.

Бу матур көнне дәү әнием Һадиуллина Флюра Миннеәхмәт кызы һәм дәү әтием Һадиуллин Зиннур Моталлаф улының рубин туйлары. Алар инде 40 ел бергә.

Дәү әнием Хәсәншәех авылы кызы. Мәктәптән соң ул Арча педучилищесына, аннары Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, лаеклы ялга чыкканчы Арчаның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы булып эшли. Педагогик стажы 40 ел. Дәү әтием Югары Бирәзә авылында туган, шунда белем алган. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Ул ВЛКСМның оештыру бүлеге мөдире урынбасары, аннары КПССның Арча райкомы идеология бүлеге инструкторы булып эшли. 2001 елда аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Арча районында бүлек башлыгы итеп билгелиләр.

Дәү әти дәү әни белән Хәсәншәех авылында таныша. Дәү әти анда комсомол эшләре белән килгән була. Еш кына ул шаяртып, өйләнүенә комсомол эшләре сәбәпче булганын исенә төшерә. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда. Икесе дә бик игелекле, ягымлы һәм ярдәмчел кешеләр. Мин һәрвакыт аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алам.

Ял көннәрендә без аларга һәрвакыт кунакка барабыз, ярдәм итәбез һәм вакытны бергәләп күңелле итеп үткәрәбез. Дәү әнием безне тәмле ризыклары белән сыйлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Алар райондашлар өчен дә үрнәк гаилә. 40 ел буе күңел күтәренкелеге белән бәхетләрен саклап яшиләр. Гаиләдә аларның мәхәббәтен һәм яратуын тоеп ике бала үсә: әнием Алия һәм энесе Азат абыем. Әнием дәү әни эзеннән китеп укытучы һөнәрен сайлады. Ә абыем, дәү әти кебек, икътисад өлкәсендә эшли. Дәү әни белән дәү әти гомерләрен туган шәһәрләренә багышлап яшәгән кешеләр.

Кадерле дәү әти һәм дәү әни! Зур һәм тату гаиләбез исеменнән мин сезне бәйрәмегез белән котлыйм һәм гомер буе безне кадерләп, йөрәк  җылыгызны биргән өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Ихтирам белән, оныгыгыз Миләүшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев