erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Истә калырлык очрашу узды

Һәр авылның үз йолдызы, горурланырлык шәхесе бар

Туган авылым Курса Почмак та талантлы кешеләре белән дан тота.  Араларыннан берсе -Татарстанның атказанган һәм халык артисты Фәнис Җиһанша белән 11 нче апрель көнне Курса Почмак мәктәбендә очрашу кичәсе булды. 

Авылдашыбыз, татар театры дөньясында үз урыны, үз йөзе булган, халык мәхәббәтен яулаган Фәнис абый Җиһанша үзенең балачагы турында сөйләде, мәктәп елларында булган истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук  педагогия институтыннан Казан сәнгать һәм мәдәният институты студенты булып китүе турында да бик кызыклы итеп  сөйләде.  Һәркем аның сөйләмен кызыксынып, шаккатып тыңлап утырды.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фәнис Җиһанша укучыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде. Үзенең яраткан шигырьләрен сөйләде, сәхнә серләре буенча осталык дәресләре үткәрде: дөрес сулыш алырга, сәхнәдә үзеңне тотарга өйрәтте. 

Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар үзләре әзерләгән спектакльләрдән өзекләр күрсәтте, җырлады, биеде. Кунагыбыз да горурланып, сокланып карап утырды. 
Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле, илһамландыра торган очрашу булды ул. 
 Ильвина Шакирова
Курса Почмак мәктәбе укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X