erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Изге Болгарга бүләк сәяхәт

Изге Болгар җиренә сәяхәт, «Кол Гали» кунакханәсендә ял - күпләрнең хыялы. Шушмабаш авылында туып үсеп, хәзерге көндә Германиядә яшәүче Лилия Җәүдәт кызы Айхенгер, Корбан бәйрәме уңаеннан, 14-15 июнь көннәрендә үзен укыткан ветеран укытучыларга, дусларына, туганнарына зур бүләк ясап шундый ял, сәяхәт бүләк итте.

      Адәм баласы кайларда гына яшәсә дә, аны һәрчак үзенә тартып торучы иң газиз урыны ул туган авылы. Туып-үскән авылы, мәктәп еллары  турында һәркемнең күңел түрендә гомер буе матур хатирәләр генә сакланадыр.  Белем алган мәктәбен күп еллар дәвамында онытмаган укучысы булу мәктәпне тагын да бизи.   Тик, бик сагынган чакта кайтып, күршеләр, сабакташлар, белем биргән укытучы апа-абыйлар белән күрешү, урам әйләнү мөмкинлеге булмау үзәкләрне өзә минемчә.

Мин моның шулай икәнен Лилия Җәүдәт кызы мисалында әйтәм. Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлаган гади авыл кызы, чит илгә китеп зур уңышларга ирешеп,  үзен укыткан укытучыларны искә алып шушындый зур бүләк ясый икән, монда мәктәпнең роле һичшиксез зур булган дияргә кирәк.  Шулай булмаса авылның һәр кешесен хөрмәтләп искә алмас, барыбыз да сокланырлык зур бүләкне ел да ясамас иде.

Узган ел Шушмабаш урта мәктәбенең (җитәкчесе Р.Г.Шаймарданова) 100 еллыгына ветеран укытучыларны, хәзер укыткан яшь укытучыларны,  сыйныфташларын, туганнарын җыеп Арчаның матур ресторанында очрашу ясады ул. Быел исә,  һәрбер үзен укыткан укытучыны искә алып, (кызганыч кайбер укытучылары мәрхүм булган, кайберләре олы яшьтә ерак юлга чыга алмады) дусларын, күршеләрен һәм авылыбызның гомер буе мәдәният учагын яндырган әтием- Хәйдәр Әхмәтовны искә алып, барысын бергә җыеп,  изге Болгар җиренә сәяхәт бүләк итте. (Барысы 40 Кеше) Изге ураза айларында ниятләгән бу бүләген әйтеп, класс җитәкчесе, чит телләр өйрәнүгә юл күрсәтүче Муртазина  Фирая Салиховнага  хат юллый Лилия: “Хәтерлисезме, моннан 40 ел элек, Сез безне Болгарга сәяхәткә алып барган идегез. Менә еллар узды, әле аның өчен рәхмәт әйтә алганым юк. Корбан гаете бәйрәме уңаеннан мин сезне дөньядагы иң зур Коръән янына Болгарга сәяхәткә чакырам”-диелгән була анда. Балачагында үзенә белем биргән, ярдәм иткән бер генә кешене дә онытмаган ул, сәяхәткә чакырганда һәрберсен искә алган.  Һәр укытучысын искә алып, Ураза айларында күчтәнәчен җибәрә. Өлкән укытучыларыбыз Лилиянең әтисе Җәүдәт абый, Хәдичә апа рухына дога кылып, шушындый игелекле бала үстерүләренә сокланалар.  Әтиемне зурлап, хөрмәтләп искә алуы өчен безнең гаилә исеменнән дә мең-мең рәхмәт аңа. Әтиемнең рухын шатландыру нияте белән, мине шушы очрашуга чакыруы иң зур саваплардан язылсын иде Лилиягә.

Файдалы экскурсия, «Кол Гали» кунакханәсендә ял итү һәрберебезгә онытылмаслык хәтирәләр бүләк итте. Һәр адымны уйлап, кайгыртып оештырылган сәяхәт булды бу. Һәрберебез,  һәр адымыбыз саен оештыручыларга рәхмәт укыдык. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Үзе кайта алмаса да, үзенең класс җитәкчесе белән даими элемтәдә торып, шушы очрашуны оештырдылар, зур рәхмәт аларга. Фирая Салиховна сезнең укучыгыз шушындый игелекле эшләр башкара, сез биргән чит телләрне үзләштергән, зур уңышларга ирешкән икән, димәк белем-тәрбия эшегез бушка китмәгән.

Хәзер шул сәяхәтне  күзаллап, шул сукмактан хәтер йомгагын сүтеп, шул мизгелләр белән дә уртаклашыйм әле. Бу сәяхәткә барасымны белгәч бераз кыенсыну булса да, әтием өчен горурланып чакыруны  зур сөенеч белән кабул иттем. Түземсезләнеп көткән көн килеп җитте. 14 июнь, иртәнге сәгать 7 тулганчы ук Шушмабаш мәктәбе каршына җыелдык. Сәяхәткә баручы иптәшләребез белән якыннан очрашкач, барысы да ачык йөзле, киң күңелле кешеләр булуына сөендем. Оештыручы Фирая Салиховнаның, һәрберебезне елмаеп сәләмләп, хәлләрне сорашып каршылавы, барасы коллективны чын дус итеп берләштерде дә куйды. Зур, барлык уңайлыклары булган автобус килеп туктагач, бу сәяхәтнең җиңел булачагына бер шигебез дә калмады. Хәттә юл өчен сулар, тәмле өчпочмакларга да заказ бирелгән. Юлда алар белән сыйландык, күңелләр тагын да күтәрелде. Автобус алга йөгерә, сагынышкан хезмәттәшләр, авылдашларның сөйләшүләре кызганган кыза.... Җылы, күңелле аралашу белән юлда узган 4 сәгать вакыт сизелми дә үтте.

Болгар җирлеге безне гүзәл табигате белән каршы алды. Автобус һәркемнең хыялында булган Ак мәчет каршына килеп туктады. Нинди дулкынландыргыч  мизгелләр.... Шушы мизгелләрне истәлек итеп саклауны да оештырган бит Лилиябез. Безне фотограф, видеограф каршы алды. Шушы изге Болгар җиренә аяк баскан минутларны, күңелдәге хисләрне мәңгеләштерергә теләп үз эшләрен башлады алар. Ә без, Корбан гаете алдыннан шушы мәчеттә сәдәкаләр бирергә, теләге булганнар намаз укырга, Аллаһыма рәхмәт әйтеп теләкләр теләргә ашыктык. Һәркемнең зур рәхмәте Аллаһы Тәгаләгә булса, күңелдәге теләкләребезне теләгәч, Лилиянең үзенә, гаиләсенә тигезлек, тынычлык, сәләмәтлек сорадык. Мәчеттәге, тирә-ягындагы матурлыкка сокландык.

Болгар җире борынгы тарихи урыннары белән дә кызыклы. Без юлыбызны экускурсовод Люция ханым белән дәвам итеп, Бөек Болгар ханлыгы заманнарыннан калган һәм реконструкцияләнгән таш пулатлар, манаралар, иң зур Коръән китабы урнашкан музейда, табиб йорты музейында һәм башка истәлекле урыннарда булдык, кызыклы риваятьләр тыңладык, күп мәгълүмат алдык.

Автобус безне Болгар шәһәрнең тарихи өлешеннән читтә, Идел елгасы буенда, «Кол Гали» кунакханәсенә алып килде. 5 йолдызлы кунакханә териториясенә керү белән без үзебезне хан сарайына кергән кебек хис иттек. Ягымлы персонал, зәвык белән кыйммәтле мрамордан эшләнгән заллар чын әкият дөньясын хәтерләтте безгә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төп залда лалә чәчәге рәвешендә төрле төсләргә керә торган фонтан, келәмнәр, нәкыш һәм төрле бизәкләр татар һәм шәрык өслүбендә эшләнгән, бар да искиткеч матур.                                                                                                                                      

Иң беренче көндезге ашка, шушы кунакханәнең ресторанына чакырдылар. Түгәрәк өстәлләр артында, затлы, тәмле ризыкларны ашагач, арылганнар онытылды. Бар уңайлыклары булган бүлмәләргә урнашкач, андагы чисталыкка, уңайлыкларга исебез китте. Кунакханә белән таныштырып, экскурсия ясадылар, Спа комплексындагы җиде төрле мунча, ак пулат рәвешендә ясалган Хамам мунчасы, ачык һавада һәм эчтә урнашкан бассейннар, башка матур урыннары, безнең төшләргә дә кермәгән рәхәтлек бирде.

Кичке аш кунакханә кафесында швед өстәлендә тәкъдим ителде. Анда ризыкның төрлелегеннән башлар әйләнә, әллә ничә төрле балык, гарнирлар, яшелчә, җиләк- җимеш, төрле чәйләр, соклар...., кыскасы чын байлар ашавы белән сыйландык. Кабат бассейннарда коенып, гидромассажларда булып, кичне караокэ залында җырлап биеп ял иттек. Төнге матурлыкка сокланып саф һавага чыгып, истәлеккә фотоларга төштек. Һәрберебез үз бүлмәсендә ванна, душ кереп, кетер ак урыннарда изерәп йокладык.

Иртән күзне ачкач Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укып, безне шушы оҗмахка китергән Лилиягә изге теләкләр теләп, кунакханә территориясе буенча йөреп кайттык, ачык бассейнда коенып, иртәнге ашка кафега кердек. Швед өстәлендә файдалы, туклыклы, төрледән-төрле ризыклар белән сыйланып, кабат бассейнга ашыктык. Монда булган һәр минутны файдаланырга, җаныбызга рәхәтлек алырга тырыштык.

15 июнь, көндезге сәгать унике. Без бүлмәләрне бушатып кайту юлына кузгалабыз. Автобус кунакханә ишеге төбенә үк килеп безне утыртты, Ак мәчет янына туктап истәлекле сувенирлар алдык һәм юлга кузгалдык. Инде без туганлашып беттек, күбебез өйдән читкә бердә мондый ялга чыкмаган кешеләр, күңел белән өйне уйлыйбыз, тик моннан да кайтасы килми... . Бер- бер артлы сүз алып спонсорыбыз Лилиягә, оештыручы Фирая Салиховнага рәхмәт сүзләрен әйтеп, хәтер сандыкларын ачып, мәктәп елларын,  арабызда булмаган укытучыларны искә алабыз. Һәркемнең күңеле шушы сәяхәттә була алуна сөенә, шушы сөенеч моңга әверелеп җыр сузабыз.  Җырлап узган юл тиз узды.

Рәхәт, күңелле, яхшы коллектив булып ял иттек. Төрлебез төрле яшьтә булсак та, алтын бер уртаклыкны табып, һәр адымны уйлап оештырылган ял булды бу. Әфәрин!

Аллаһының мең рәхмәтләре яусын Сезгә ЛИЛИЯ! Тигезлектә, тапкан малларыгызның игелеген күреп, сәләмәтлек белән озын озак гомер итегез. Безне зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә сезне зурласын.

                                             Локманова Гөлшат Хәйдәр кызы, Шекә авыл китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре