erid:2VtzquqpS7d
Кәче мәктәбендә матур бер очрашу
Сезнең хатлар

Кәче мәктәбендә матур бер очрашу

Кәче мәктәбе «Туган телем- иркә гөлем» чарасы узды

3 нче апрель көнне Кәче төп гомуми белем мәктәбендә  һәр кешенең күңелендә кала торган матур очрашу  узды.  Мәктәбебезгә Арча китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең җитәкчесе - Адилә Әхмәтҗанова, Гөлара Шәрипова, Марсель Шәрәпов, Дамир Нуриәхмәтовлар  килде.

Бәйрәм  “Хәерле көн телим барчагызга” дигән җыр белән башланып китте. Үзешчән шагыйрьләр балаларны, кызыклы итеп, үзләренең тормыш юллары белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар. Укучылар да кунакларыбызның иҗат иткән шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Кичә дәртле биюләр, матур җырлар белән үрелеп барды. 

Марселъ Шәрәповның баянда уйнап, балалар белән бергә җырлар башкаруы бәйрәмебезгә аеруча ямь өстәде.  Кичә татар халкының гимны- “Туган тел” җыры белән югары ноктада тәмамланды. Шундый җылы, күңелле очрашу белән безнең Тукай айлыгы, туган тел айлыгы башланып китте.

Эльмира Мөхәммәтшина

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев