erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Коррупциягә урын юк!

Әтием ягыннан туганнарым – хокук сакчылары. Шуңа күрә, күпләрне борчыган ришвәтчелек турында сүз чыкканда, битараф булып кала алмыйм

Әлеге проблеманы бүген дә бик актуаль һәм киләчәктә үзем сайлыйсы һөнәргә дә кагылышы бар дип саныйм. 
Минемчә,  ришвәт алу – ул җәмгыять чире. Һәр  дәүләттә ул төрле рәвештә очрый торгандыр. Кызганыч, тамырлары бик тирәнгә киткән “чир”  күпмедер күләмдә Рәсәй өчен дә хас. Авыруны җиңәр өчен, аның сәбәпләрен ачыклап, дәвалау ысулларын вакытында һәм дөрес билгеләү кирәктер. Җәмгыять белеме, тормыш иминлеге һәм әдәбият дәресендә без еш кына әлеге темага юлыгабыз. Бу өлкәгә караган сораулар  көндәлек тормышыбызда да очрап тора.

Ришвәтчелек ул – кешенең, хезмәт эшчәнлегеннән шәхси файда алу өчен, иҗтимагый хакимиятне үз мәнфәгатьләренә юнәлтүе. Алдауга корылган заман шаукымына  бирелмичә, намуслы яшәү төшенчәсенә  тугры калганнар да бар. Гамил Авзал шигырьләрен укыйм да, уйга калам. Үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре аша намуссызлык, кешелексезлек, битарафлык, комсызлык кебек сыйфатларга каршы каләме белән ничек оста көрәшә ул. 

Кешеләр мал артыннан бертуктаусыз куу максатында, үз тормышын җиңеләйтер һәм җайлар өчен үз намусы белән каршылыкка бара, гаделсезлекләргә күз йома. 
Минемчә, кешенең мохтаҗ булуы да шушы  гамәлгә этәрә. Кайбер кешене мәҗбүр итәләр. Ул үз тормышы, балаларының тормышы өчен куркып, чарасызлыктан да коррупция юлына баса. Әммә ул гамәлләр берничек тә акланырга тиеш түгел. 
“Ил төкерсә күл булыр”, дигән халкым.  Бары бергәләп көрәшкәндә генә бу тискәре күренешләрне җиңә алачакбыз. Әгәр һәр кеше вөҗданының дәрәҗәсен саклап шушы тәгълиматка тугры булса, дәүләтебездә һичшиксез тәртип урнашачак. 

Зөһрә Мусина, Арчаның 2нче мәктәп укучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев