Көзге калейдоскоп
Һәр елны безнең мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы уздырыла.
Атналык барышында башлангыч класс укытучылары ачык дәресләр күрсәтәләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Тәнәфестә күңелле уеннар үткәрелә, викторина, конкурслар уздырыла.
Озайтылган көн группасы тәрбиячеләре дә бу атналыктан читтә калмады. Тәрбиячеләр тарафыннан «Көзге калейдоскоп» дигән музыкаль кичә үткәрелде. Алдан укучылар көз турында шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Кичә барышында мәкальләрне искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Өч команда үзара күңелле ярышларда катнаштылар. «Күлләвек аша сикерү», «Яфрак җыю» уеннарында үзләренең җитезлекләрен һәм булганлыкларын күрсәттеләр.
Тамашада балалар, килгән кунаклар да тик утырмадылар, алар да көз турындагы кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Көз кызының кунакка килүе кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Көз ул - муллык, байлык чоры. Сәхнәбезнең түрендә яшелчәләр дә урын алды. Алар күчтәнәч белән күңелле биремнәр алып килгәннәр иде. Балалар бик теләп ул уеннарда катнаштылар, көчләрен сынаштылар.
Балалар төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Кичәбез ахырында килгән һәркем күчтәнәчсез калмады, һәрберсе рәхәтләнеп күңел ачып, шатланышып, бик канәгать булып таралыштылар.
«Арча өченче номерлы башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы»
тәрбиячеләре: Арсаева Чулпан Тамировна, Шарипова Фирая Мансуровна, Сабирова Адилә Фаилевна
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев