Көзге урманда кунакта
Бакчабызда даими күңелле бәйрәмнәр үтеп тора.
Матур көз уңаеннан, үзебезнең кечкенәләр төркеме балалары белән "Көзге урманда кунакта" исемле бәйрәм оештырдык. Әле яңа гына бакчага килеп, җайлы гына адаптация үткән балалар,бүген инде үзләрен чын артист буларак күрсәттеләр!
Бәйрәмебез төрле матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.Кунакка күчтәнәч күтәреп Керпе дус, Яңгыркай, Көз кызы килде. Керпе, балалар белән якыннан танышып,үзенең гөмбә яратуын сөйләде, гөмбә җыярга булышырга ярдәм сорады.
Ә инде Яңгыркай көз көне еш яңгырлар явуын, яңгырдан соң ялтырап кояш чыгуын күрсәтте. Балалар күңелле итеп Яңгыркай белән "Кояш һәм Яңгыр" уенын уйнадылар.
Бәйрәмебезне ямьләндереп Көз кызы да килеп керде.Ул балаларга алтын көзнең матурлыгын күрсәтте, балаларны өзелеп сагынуын әйтте.Балалар көзне котлап матур җыр җырлап, Көз кызы белән "Яулык астында кем бар?" уенын уйнадылар.
Бәйрәм ахырында балалар, Көз кызының күчтәнәчен авыз итеп, шат күңел белән таралыштылар!
Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре
Фәйзуллина Гөлназ Фәрит кызы,
Хисмәтуллина Лиана Рөстәм кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев