erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Күлтәс өчен янып яши!

17 июньдә Күлтәс авылы мәчетендә Корбан ашы булды. Бу мәҗлесне авылыбызда туып-үскән, хәзерге вакытта Нагорный бистәсендә гомер итүче авылдашыбыз Гөлзада апа Шәяхмәтова үткәрде. Коръән ашына аның гаиләсе-кызлары, туганнары һәм авылдашлар җыелды.

Гөлзада апа 1942 елның 23 апрелендә туган. Сугыш чоры баласы. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда эшкә урнашып, Казан химия-технология институтының кичке бүлегендә укыган. “Иман нуры” мәчете каршындагы сыйныфларда ислам диненең башлангыч белемен ала. 2005 елдан “Иман нуры” мәчете каршындагы мәдрәсәдә ислам динен өйрәтә. 2007 елда  “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый.

Мәҗлесне Гөлзада апа үзе башлап җибәрде. Ул Корбан чалуның каян килеп чыкканын, ничек тарихка килеп тоташканын сөйләде.

Бүгенге көндә авылыбыз мәчетендә хәзрәт вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мөбарәкшин да нәкъ менә шул хакта сөйләп үтте, Коръән аятьләре укып дога кылдык. Корбан гаете Аллаһының рәхмәте белән ислам динендә иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмнәрдә күркәм күренеш буларак туганлык җепләре ныгый, аралар якыная. Урта Пошалымнан кунак булып килгән Булат хәзрәт тә нәкъ шул хакта басым ясап әйтте.

Гөлзада апа бу матур, изге чарадан бик канәгать калды. Мәҗлес башланганчы ул, авыл халкы соравы буенча, Аллаһы Тәгаләгә дога кылып, яңгыр яудыруны сорады. Гөнаһ-хаталарыбызны кичерүләрен сорап, тәүбә-истигъфар кылып, дога ирештерде. Аллаһы Тәгалә озак көттермәде, үзенең шифалы яңгырларын яудырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлзада апа Коръән ашын  оештыруда булышкан һәркемгә, корбан үстерүчеләргә, аны чалып бирүчеләргә, күчтәнәч, сәдакаларга, мәҗлесне олылап килүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде.

Авылдашлар исеменнән Гөлзада апага рәхмәт сүзләрен Айсылу Гарифуллина әйтте: “Гөлзада апа, сез Күлтәс өчен янып яшисез, рәхмәт сезгә! Безне сөендереп, Күлтәсебез өчен җанатып, безнең арада озак яшәргә язсын Аллаһ сезгә!”.

Гөлсинә Хәбибуллина. Күлтәс-Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев