erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Күлтәс халкы мичтә пешкән гает коймагы белән сыйланды

Мичтә,учак каршында, утын ялкыны белән кызарып, күмер өстендә кабарып пешкән коймакларны хәтерлисезме? Дөрес, хәзер дә коймакның нинди генә төрен пешермиләр. Ураза, Корбан кебек олы бәйрәмнәрдә коймак – табын түрендә. Әмма учак алдында, утын күмерләре өстендә пешкән коймак – ул бит бөтенләй башка төрле.

Авылларга газ кертелгәннән соң күп кеше ап-ак дәү мичләрен сүтте. Өйләр иркенәеп калды. Тик менә күңелләргә ятышлы, табада күмерләре белән бергә пешүче коймаклар балачак, ә кемнәр өчендер яшьлек хәтирәсе булып калды шул. Шулай да, тормышыбызда онытылып барган традицияләрне яңартып яшәүчеләр юк түгел.

Күлтәс авылыннан Фәридә апа һәм Шәкүр абыйлар гаиләсе әнә шундыйлардан. “Әти гает коймагын мичтә пешергәнне ярата иде, ди Фәридә апа. Мичебез генә искерде инде, сүтеп яңартмыйча булмас”, - диләр алар.

Менә шул әтиләре истәлеге булган мичтә авылыбызда үткәрелгән ифтар мәҗелесенә тәмле коймаклар пешереп алып килде Фәридә апа. Милли гореф-гадәтләребезне саклап яшәүче бу гаиләгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Чиккән алъяпкычын ябып, ак яулыгын бәйләп мич каршында коймак пешерүче Фәридә апаны күргәч яшьлегемә кире кайткан кебек булдым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мич каршында коймак пешерүче Бибиәсма әбием, аның кызарып пешкән, сары май белән майланган коймаклары күз алдымнан үтте. Ничек матур бит безнең татар апалары! Халкыбызның милли йолалары, гореф –гадәтләре саклансын иде. Алар халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе булып тора. Авылымның өлкән буын катлавы өченгореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның тирән мәгънәле булуы, милли тәрбия бирүе хас булса, ә бүгенге яшь буын өчен аларны саклап калу, үстерү,милләтебезнең культурасын өйрәнү һәм алдагы буыннар өчен мирас итү бурычы торадыр. Кеше кайда гына яшәсә дә туган нигезен, авылының, үз халкының милли бәйрәмнәрен сагынып кайтырлык булсын. Кыскасы,авылыбыз милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп гөрләп яшәр һәм яши.
#Арсккультура

Күлтәс авылы китапханәчесе һәм клуб мөдире Айсылу Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев