erid:2VtzquqpS7d
Күңелегез мәңге яшь булсын
Сезнең хатлар

Күңелегез мәңге яшь булсын

Илебездә Өлкәннәр көне декадасы билгеләп үтелә. Бу көннәрдә без хөрмәтле әби-бабаларыбызга карата булган рәхмәтебезне, хөрмәтебезне һәм яратуыбызны белдерәбез.

Матур традициянең берсе — бу бәйрәмне балалар бакчаларында уздыру. Чөнки нәкъ менә биредә, кече яшьтән үк, балаларда өлкән буынга карата ихтирам хисе тәрбияләнә.

Быел да безнең «Күбәләк» балалар бакчасында Өлкәннәр көне зур әзерлек белән, бик  күңелле билгеләп  үтелде. Бәйрәмгә әзерлек берничә атна алдан башланды.Тәрбиячеләр сабыйлар белән матур җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнделәр.

Менә барыбыз да көтеп алган көн килеп тә җитте. Бәйрәмне бакчабыз  мөдире - Айгөл Фаилевна ачып җибәрде. Ә аннары тәрбиячеләр бергәләп тамашачы хозурына «Тынычлык» җырын бүләк иттеләр. Өлкәннәребез өчен берсеннән-берсе кызык уеннар оештырылды.Концерт программасы кабатланмас җыр-биюләр белән үрелеп алып барылды. Бәйрәм түгәрәк өстәл янында дәвам итте.

Вәлиева Зөлфия Җомагыл кызы,
Арча шәһәренең 11 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе.


Нет комментариев